Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Йокы туймый...

    Соңгы вакытта үземне тундрада яшәгәндәй хис итәм. Табигатьтә поляр төннәр хакимлек итә кебек. Чөнки, иртән торсаң - караңгы, эшкә барганда шулай ук бөтен дөнья караңгылыкка чумган. Эштән кайтканда, тагын шул ук хәл. Никтер, йокы да туймый. Галимнәр әйтүенчә, быел сәгать теле кышкы вакытка күчмәгәнлектән, без табигать сәгатеннән ике сәгатькә алданрак...

    Реклама

    Гөлназ, Кәчимир авылы:
    -Эшкә барганда, кайтканда караңгы булуның бер уңайлы ягы бар: тышкы киемемнең затлы булмавы күренми. Әмма, хәзер аяк асты тайгалак, күзем дә эңгер-меңгердә начар күрә, карамыйчарак барсаң, егылуыңны көт тә тор. Йокым туя туюын, иртәнге алтынчы яртыда торып, иртә белән иремне коймаклар, боткалар пешереп эшкә озатам. Кыскасы, сәгать күчмәүнең миңа бернинди авырлыгы булмады.
    Нурфия Төхвәтуллина, Зур Кукмара авылы:
    -Сәгать күчмәгәннән мин бер дә иза чикмәдем, иптәшем дә шул фикердә. Яз көне, киресенчә, авыррак иде миңа. Эштән кайткач, кичке як озынрак булгач, рәхәт. Вакытында ятсаң, йокы туя инде ул. Улым гына соң ята да, иртә белән торырга авырсына.
    Надежда, Кукмара поселогы:
    -Караңгылык патшалыгында яшәү күңелсез уйларга этәрә. Өйдә урын өстендә ята торган авыру әтием бар, ул йокысыннан уяна да, көнне аермыйча:"Хәзер иртәме соң, кичме?",- дип сорый. Әтиемне тәрбияләгәнлектәндер инде, әз йокларга ияләндем. Әмма сәгать теле күчмәү бик авыр тәэсир итә, йокыдан торуга баш әйләнә. Белмим, бәлки, мин үзем шундый сәеррәк кешедер.
    Лилия, Зур Кукмара авылы:
    -Мин намаз укыгач, йокыдан иртә торам. Гаиләмә иртәнге аш, улымны балалар бакчасына әзерлим, ирем мәчеткә дә барып кайтырга өлгерә. Йокым туя, көне буе яхшы кәеф белән йөрим. Ә менә иптәш кызымның улы, йокысыннан уяткач: "Әни, мин тормыйм, урамда төн бит әле", - дип юрганына төренеп, кире борылып ята икән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: