Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Тырышлык белән баеп буламы? (сораштыру)

    РФ Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец илдә 22 млн кешенең фәкыйрьлектә гомер кичерүе турында әйтте. Узган ел андыйлар саны 15,7 млн тәшкил иткән. Түрәләр, бу мәсьәләне хәл итәр өчен, төрле программалар тормышка ашырыла, дип әйтә. Шул ук вакытта Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты бездә хәләл юл белән күп акча эшләп булмый, дигән...

    РФ Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец илдә 22 млн кешенең фәкыйрьлектә гомер кичерүе турында әйтте. Узган ел андыйлар саны 15,7 млн тәшкил иткән. Түрәләр, бу мәсьәләне хәл итәр өчен, төрле программалар тормышка ашырыла, дип әйтә.

    Шул ук вакытта Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты бездә хәләл юл белән күп акча эшләп булмый, дигән фикердә. Урлашмасаң, алдамасаң, фәкыйрьләр рәтендә йөрисең, ди алар. Кешеләрнең 20 проценты капма-каршы фикердә. Өметлеләр күбрәк яшьләр арасында очрый. Кеше өлкәнәйгән саен, бу мәсьәләдә пессимистка әверелә бара, дип аңлата "Левада" үзәге социологлары. Ә сез ничек уйлыйсыз: Россиядә үз тырышлыгың белән генә баеп буламы?

    Мубай, җырчы:

    - Минемчә, үз акылың-ты­рышлыгың белән, риш­вәт төртмичә, алдашмыйча, ашар­лык, киенерлек кенә акча эшләп була. Иң гади нәрсәләр, русча әйткәндә, "минималь набор" өчен җи­тә. Баерлык эшләп булмый. Аерым бер талантың булса гына, керемне арттырырга мөмкиндер, мөгаен. Ә алдашуны гадәти дип санасаң, акчага мохтаҗлык булмаячак. Күп очракта фәкыйрь­лек - кешеләрнең бәласе ул. Бөтен кеше дә үзлектән эшмәкәрлек белән шөгыль­ләнергә сәләтле түгел бит! Ә ялланып, "хуҗа"га эшләүче­ләрнең 90 проценты хәерче хезмәт хакын ала. Евгений Шестаков исемле бер блогер бар. Ул: "Россиядә яшәү­челәрнең 70 проценты бу илдә хак юлда булып, баю мөмкин түгел дигән фикер­дә, әмма шулар­ның 100 проценты бу юнә­лештә берни дә эшләп карамаган", - дип яза.

    Фатих СИБАГАТУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:

    - Халык үзе гаепле, ял­кау­лар күп дип әйтү җи­ңел ул! Әмма безнең ке­ше­ләр тырыш, тәртипле, эш­чән. Эш­не оештыра бел­мәү алар­га тиешле акча түли алмау, хез­мә­тен бәя­ләмәү җитәк­челәрнең гаебе. Германия белән чагыштырганда без­нең илдә җитештерү күләме алты тапкыр кимрәк. Әллә алар бездән күбрәк эшлиме? Юк, аларда технология белән эш итәләр, ә бездә кул көче белән башкарыла! Бай булыр иде ул кеше, урлашмас та иде. Ләкин ул бездә халык милке булып саналган нефть, газ, таш­күмер, урман, су кебек байлыклардан мәх­рүм. Аларга өлеш чыкмый бит! Шуңа күрә алдашмыйча яшәп булмый дип әйтәләр дә инде. Җире, акцияләре, пенсиягә чыккач, дөнья буйлап сәя­хәт итәрлек капиталы булмаганнар фәкыйрь дип санала. Чит илләрдә мондыйлар - 67 процент, ә бездә акчалы кешеләр 10 процентка да тулмый.

    Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы:

    - Күп очракта фәкыйрь­лек - кешенең үз гаебе. Дөрес, башка илләрдә ке­шегә акча эшләү шартлары җайлырактыр, ләкин без­нең арада хәләл юл белән тапкан малын арттырган бизнесменнар бар бит! Беркемне дә нәрсә беләндер шө­гыльләнергә ирексез­ләмиләр, сайлау мөмкин­леге бар. Әнә үзбәкләр, без­гә килеп, кафеларын ачалар, сәүдә итәләр, көне-төне эшлиләр. Ник безне­келәр шулай итми дип аптырыйбыз. Ялкаулык та бар, эчәргә дә яраталар, аннары күбесе акчаның җайлы гына килүен тели. Әмма тырышлык куймасаң, булмый бит. Әлбәттә, тормышта хаксызлык та күп. Тик хәерчелек кешенең баш миенә сеңгән була, психологиясенә бәй­ле. Менә андыйларның йорт­ларына игътибар ит­кәнегез бармы? Шапшак, пычрак була. Югыйсә гап-гади өйдә дә тәртип урнаштырырга, чистартырга, юарга мөмкин бит. Ә нәрсәгәдер ирешкән кешенең һәр әй­бере үз урынында тора. Безнең гаилә бай түгел, әмма хәләл юл белән тапкан акчабыз җитә. Малның бә­рәкәте булсын!

    Алмаз ХӘКИМОВ, эшмәкәр:

    - Россиядә хәтта мәктәп белән хастаханәдә дә теге яки бу мәсьәләне акча белән хәл итәләр. Шуңа күрә риш­вәт бирмичә, хәрәм­ләш­ми­чә эш иткән малтабарлар юктыр дип уйлыйм. Бар икән, димәк, алар - йә кем­неңдер туганы, йә арттан этеп баручысы бар. Бездә система гадел түгел, җитәк­челәр дә эшмәкәр­ләрне саварга гына тора, "бир", "тамыз", "буш итмә" дип кенә торалар. Шуңа мин хәләл юл белән мал табып булуга, "Менә бит мин, әнә дустым бар!" - дип әй­тү­челәргә бик ышанмыйм. Аннары безнең халыкта урлап эш итү гадәткә кергән. Урламыйча булдыра алмый ул! Җыйган малы да җитә кебек, әмма нәфес котырта: "Тагын кирәк!" - ди.

    Ватаным Татарстан

    Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=12189

    Реклама

    Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

     

    Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: