Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Тәмәке гомерне җилгә очыра

    Россия Хөкүмәтенең җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыюга кагылышлы закон проекты турында ишеткәнсездер инде. Чөнки әлеге тема вакытлы матбугатта, радио-телевидениедә дә киң чагылыш тапты. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, һәрберсе мәктәп, балалар бакчалары территорияләрендә, кафе, клуб, кибетләрдә тәмәке пыскытучыларга тискәре карашта булуын белдерә. Сезнең фикерегез нинди? Сораштыруыбыз шул хакта.

    Реклама

    С.ЩЕРБАКОВ, Кукмара поселогы:
    -Мин инде 15 еллап тартам. Гадәткә керде, дисәм дә ялгыш булмас. Тартмыйча бер көн дә тора алмам кебек. Көнгә бер кап бетә. Нерв җепселләрен тынычландыра, тартсаң, рәхәт булып китә бит ул. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю хакындагы законга уңай карыйм: бер дә күңелле түгел бит...
    Р.ӘМИНОВА, Зур Сәрдек авылы:
    -Җәмәгать урыннарында тарту бик начар күренеш. Үзең турында гына түгел, тирә-юньдәгеләрне дә бераз уйларга кирәк. Кибет, даруханәләргә керү ишеге янында тартып торучыларны күрәсең дә, борынга килеп бәрелгән сасы тәмәке төтененнән читкә тайпылып куясың. Балалар, авыру кешеләр дә сулый бит аны!
    Мин үзем 40 ел мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Кайсыдыр елны сыйныфымда гел кызлар гына булды. Аларга эчү, тарту, тәртипсез яшәү рәвеше алып бару кебек тискәре күренешләр турында сөйләргә ояла идем. Тормыштан алынган төрле мисаллар ярдәмендә аңлату эшләрен кечкенәдән, баланың мәктәп бусагасын атлап кергән беренче көненнән башларга кирәк икән ул. Чөнки олыгайгач, ихтыяр көче җитми. Мине иң борчыганы - яшь кызларның тәмәке төтене белән үзләренең организмнарын агулаулары. Телевизор экраннары аша да кинофильмнарда, зур мәртәбәгә санап, бу хакта күрсәтеп торалар. Булачак әниләр алардан түгел, ә матур итеп яшәүче, сау-сәламәт балалар алып кайтып тәрбияләүчеләрдән үрнәк алсыннар иде.
    Р.ВӘЛИЕВ, Кукмара поселогы:
    -Тәмәкене гомерем буе авызыма да алмадым. Аллага шөкер, улым да тартмый. Тәмәке пыскытучыларны күрсәм дә, гайрәтем чигә. Кич белән урамга чыксаң, ир-егетләрнең генә түгел, ә кызларның да беркемнән оялмыйча рәхәтләнеп тәмәке тартып торуын күреп хәйран калам. Үзләренчә дәрәҗәгә саныйлардыр инде алар. Элек мондый хәлләрне Казанга баргач кына күреп кайта идек, хәзер үзебездә дә башкаладан ким түгел. Моны күреп киләчәк буынның сәламәтлеге өчен борчылам.
    Гүзәлия ханым, Яр Чаллы шәһәре:
    -Мин тумышым белән Кукмара районыннан. Балачагым, яшьлегем авылыбызның яшел тугайларында, су буйларында үтте. Безнең заманда начар гадәтләр юк иде диярлек. Малайларның гына ара-тирә качып-посып тәмәке пыскытулары хәтергә кереп калган. Хәзер җәмгыятебез акрын гына аракы, тәмәке упкынына тәгәри. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю хакындагы закон проектына уңай карыйм. Әмма чынлап та гамәлгә керерме, аның үтәлешен ничек контрольдә тотарлар икән? Күпкатлы йортларның подъездларында да тартмасыннар иде. Кайвакыт тәмәке төтене исеннән өйдә чыдар әмәл булмый. Җәмәгать транспортында тартучы шоферларга да әйтер сүзем бар: салондагы пассажирлар, аларның сәламәтлеге хакында да уйларга кирәк.
    Н.ГАТАУЛЛИН:
    -Мин 31 ел тартканнан соң, тәмәкене ташлый алдым. Инде 14 ел авызыма якын да китергәнем юк. Әгәр сәламәтлегем начарланмаган булса, бәлки, һаман да пыскытыр идем әле. Тәмәке - җиңелчә наркотик бит ул, бер ияләнсәң, тиз генә туктыйм димә. Шуның өчен тәмәке кабына үрелгәнче, иң элек бу турыда да онытмаска кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: