Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Татар теле - Тукай теле

Иртәгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына - 126 ел. Районыбыз мәктәпләрендә, мәдәният учакларында шигырь бәйрәмнәре үтәчәк. Шигърияткә райондашларыбызның мөнәсәбәте нинди? Дәресләрдә Тукай теле ничек өйрәтелә? Ана теленә, шигърияткә мәхәббәтне кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәкме? Берничә райондашыбыздан әлеге сорауларга җавап бирүен үтендек.

Фирдәүсә РИЗВАНОВА, Зур Сәрдек гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле укытучыларының район берләшмәсе җитәкчесе:
-Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Габдулла Тукай иҗатына еш тукталабыз. Аның әсәрләре аша балаларның сөйләм телен, язу осталыгын баетабыз. Төрле әдәби бәйгеләр уздырабыз. Безнең гимназиядәге укучылар үзләре дә каләм тибрәтәләр. Күптән түгел генә Закирҗан Сабитов истәлегенә шигырь конкурсы үткәрдек. Тукай бәйрәмен ел саен зурлап оештырабыз. Бездә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары да еш кына очрашуларда катнашалар. Гимназиядә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Кол Гали исемнәрендәге премияләр иясе Газинур Морат, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова, тәҗрибәле педагог Наилә Сәгъдиевалар белем алып, бүгенге көндә үзләре шигырь язалар, китаплары бар. Газинурыбызның иҗатын Тукайга тиңлим. Районда телнең үсешенә барлык татар теле укытучылары да әһәмият бирә, зур көч куя. Бигрәк тә рус мәктәпләрендә ана телен укытучылар Зөмәрә Җиһаншина, Диләрә Бариева, Гүзәлия Хәсәнова әнә шундыйлардан. Телебезне саклыйк, үстерик!
Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА, шагыйрә, Манзарас авылы:
- Тукайны олылап җиткермиләр... Бөек шагыйрьне туган көнендә генә искә алалар да, соңыннан ул ел буе онытылып тора. Китаплары аз, яңаларын да күрәсе килә. "Казан аптекасы"ның икенче катында китап кибете бар. Беркөнне шунда кереп чыктым. Шаклар каттым... Татар китаплары бер-ике генә, классик язучыларныкы бөтенләй юк. Балаларыбызга, оныкларыбызга Тукай әкиятләрен, шигырьләрен каян табарга? Ни өчен классик язучыларның китапларын сатмыйлар? Тузан җыеп яткан, укылмаган җыентыклар кемгә кирәк? Балаларга, оныкларга мәктәпләрдә генә Тукай иҗатын өйрәтеп бетереп булмый.
Китапханәләрдә узган шигырь бәйрәмнәрендә шагыйрьнең иҗатын балаларыбыз яттан сөйли. Шуңа күңел сөенә. Татар теле яшәсен! Милләтебезнең бөек улы Тукайга багышлап язган түбәндәге шигъри юллар искә төште:
Яшьлек язың белән,
кайгыларың белән
Тарих битләрендә калгансың.
Безнең йөрәкләрдә яшәр өчен
Йолдыз булып җиргә тамгансың.
Ислам ШӘРИПОВ, Кукмара поселогы:
- Кечкенәдән үк Тукай иҗатын яраттым. Тукай - драматург, Тукай - фәлсәфәче... Аның кайсы әсәрен укысам да, аларны драма әсәренә тиңлим. Тукай - театр ул. "Кисекбаш"лар, "Шүрәле"ләр һәм башка классик әсәрләре һәр балага зур дәрес бирә, фикер җиткерә. Фәлсәфи шигырьләрен үз итәм. Укыган саен үземә яңа фикер табам. Тукай - зур ачыш ул. Тукай - реалист шагыйрь һәм бөек сатирик.
Радик МОСТАФИН, газетаның С.Кәримуллин исемендәге премиясе лауреаты, Сәрдекбаш авылы:
-Рухи бөеклек гәүдәләнеше булырдай затлар һәр кавемдә бар. Татар халкы тарихында андыйлар аз түгел. Әмма Тукай кебек милләт яшәешенә биниһая зур өлеш керткән бүтән шәхес әлегә күренми. Бу җәһәттән Тукай - татарның пәйгамбәренә тиң шагыйрь. "Тукайга" дигән шигыремдә шундый юллар бар:
Шагыйрьләргә бәя бирә алмыйм,
Үз бәясен бирер үткән гомер.
Даһи шагыйрь көн дә
туып тормый,
Даһи шагыйрь туа йөз елга бер.
Оныта күрмә газиз балаңны дип,
Сүз саласым килә бар җиһанга.
Авыр чакта күңел юатырга
Тукаем бар димен, иншаалла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU