Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Тарихи мирасыбызны саклыйк

    ТР Президенты Р.Миңнеханов карары нигезендә 2012 ел Татарстанда "Тарихи- мәдәни мирасны саклау елы" дип игълан ителде. Татарстанда дәүләт исәбендә 6 меңнән артык федераль, төбәк, җирле әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты исәпләнә. Берничә райондашыбыздан: "Тарихи истәлекләрне барлау, саклау, төзекләндерү өчен зур суммада акчалар сарыф итү кирәкме, моңа карата фикерегез ничек?" -...

    Реклама

    Мөнир ЙОСЫПОВ, Мәчкәрә авылы имамы:
    -Президентның әлеге карарын мин бик сөенеп кабул иттем. Чөнки авылыбызда 1791нче елда Үтәмешевлар салдырган мәчет бар. Әлбәттә, ике гасырдан артык тарихы булган бинаны торгызу зур чыгымнар таләп итә. 2004 елда беренче Президент М.Шәймиев ярдәме белән мәчетне реконструкцияләү өчен 1 миллион сум акча бирелде. Без ул акчага мәчетне стенасына кадәр сүттек, 30 мең кирпеч сатып алып, аны яңадан күтәрдек. Ул чактагы премьер-министр Р.Миңнеханов түбә ябу өчен яңадан 1 миллион сум акча күчертте. 2004 елда мәчетебез "Мирас" фондына керде һәм фонд тарафыннан фундаментларны ныгыту, манара, ай, тәрәзәләр кую өчен 5 миллион 500 мең сум акча күчерелде. 2012-2016 елларга каралган "Мирас"("Наследие") программасы проекты буенча мәчетебездә реставрация эшләрен дәвам итү өчен 2014 елга 12 миллион сум акча каралган. Бу программа ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан әлегә расланмаган, расланган очракта гына эшне дәвам итү мөмкин булачак. Тарихи ядкәр буларак сакланучы биналарны киләчәк буынга төзекләндереп калдыру, минемчә, кирәк гамәл. Алар зур мирас, һәйкәл булып тора.
    Валерий КОНДРАТЬЕВ, Кукмара:
    -Мин тарихыбыз белән кызыксынгач, ата-бабаларыбыздан калган мирасыбызны тергезүгә, саклауга бик җитди карыйм. Моңа кадәр күпме тарихи һәйкәлләребез таралып, җимерелеп барды?! Аларга карагач, күңел әрни. Кемдер бит аларны моннан бик күп еллар элек җанын-тәнен, бар көчен биреп төзегән. Мәсәлән, минем туган авылым Танькинода якынча 1822 елда төзелгән Изге Петр һәм Павел чиркәве бар. Дөресрәге бар иде, соңгы 2-3 ел эчендә ул нык җимерелгәнлектән, аның хәзер ташландык диварлары гына калды. Заманында Танькино зур авыл булып, әлеге чиркәве белән ул тирә-юньдә дан казанган. Ә совет чорында чиркәү бинасыннан ашлама склады ясаганнар. Ул шуннан тарала, җимерелә дә башлаган. Олылар әйтә торган сүз бар: "Чиркәү бетсә, авыл да бетә". Чынлап та, гөрләп торган авылыбыз 15 хуҗалыктан торган "торак пункт"ка әйләнде. Храмны тергезәсе иде дигән уй, һичшиксез, күп авылдашларыбызның күңелендәдер. Ләкин хәзерге заманда авыл кешесенең генә кулыннан килә торган эш түгел ул. Бу эшкә район, республика бюджетыннан акча бүлеп бирелү мөмкинлеге булыр дип ышанмыйбыз, берәр инвестор тәвәккәлләп, башкарып чыкса гына инде. Үлеп бара торган матур авылыбыз янәдән аякка басар дигән өмет бар.
    Артур ЗӘКИЕВ, Кукмара:
    - Безнең районга караганда, Тәтеш, Лаеш районнарында тарихи һәйкәлләр күп инде ул. Минемчә, безгә таш һәйкәлләрне түгел, ә кешеләр турында күбрәк кайгыртырга кирәк. Чөнки булган тарихи мирасларны саклый белмәделәр, бетерделәр. Ашлама склады, тавык-чеби абзарлары булып торган мәчет-чиркәүләрне хәзер миллион сумнарга төшереп төзекләндергәнче, кечкенә авылларны сакларга, аларны торгызырга кирәк. Чөнки һәр авыл үзе һәйкәл ул. Авыллар бетсә - тормыш та бетәчәк. Кечкенә генә авыл булса да, анда белем учаклары эшләп, гөрләп торсын иде. Авылларга яшьләр - шәфкать туташлары, укытучылар, мал табиблары, агрономнар, механизаторлар кирәк. Шуларны авылларга тарту өчен зур суммалар түгелсә, минемчә, уңышлырак булыр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: