Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Сулагайлык кимчелек түгел, диләр кукмаралылар

    "Тәтәй кулың белән аша!"- сабыйларны кашык тотарга әнә шулай өйрәтәбез. Каләмне, уенчыкларны да уң кулларына тоттырабыз. Сул кулга "ятим" итеп карау яши бездә. Ә бит сулагайларның саны дөньяда 500миллионга җитә икән. Тормышка яраклашуы җиңел түгелдер аларга, чөнки күп кенә җиһазлар, бигрәк тә җитештерү өлкәсендәге, уң кул белән эшләүгә көйләнгән. Халыкара...

    "Тәтәй кулың белән аша!"- сабыйларны кашык тотарга әнә шулай өйрәтәбез. Каләмне, уенчыкларны да уң кулларына тоттырабыз. Сул кулга "ятим" итеп карау яши бездә. Ә бит сулагайларның саны дөньяда 500миллионга җитә икән. Тормышка яраклашуы җиңел түгелдер аларга, чөнки күп кенә җиһазлар, бигрәк тә җитештерү өлкәсендәге, уң кул белән эшләүгә көйләнгән. Халыкара сулагайлар көне кешелекнең игътибарын нәкъ менә шундыйларның проблемаларына юнәлтү максатыннан үткәрелеп килә. Мондый проблемалар кайбер райондашларыбыз өчен дә ят түгел. Сораштыруыбыз шуны раслый.

    Рәсүл Корбанов, 56 яшь, Аш-Буҗи авылы:

    -Сулагай икәнемне мәктәпкә укырга кергәч кенә аңладым. Аңарчы әти-әнинең бу турыда әйткәнен дә, кисәтү ясаганнарын да хәтерләмим. Бик читен булды язарга өйрәнү: каләмне сул кулыма тотуым була, укытучыбыз, кулыма сугып, уңына тоттырып китә. Хәзер уйлыйм: кирәк түгелдер алай өйрәтү, кешенең табигатен көчләү бит ул. Гомер буе барлык эшләрне барыбер сул кулым беләм башкарам. Кем беләндер парлап эшләгәндә аеруча уңайлы. Уң кул белән эшләргә тырышу протез белән интегүгә тиң минем өчен.

    Ленуза, Кукмара:

    -Беренче укытучым уң кул белән язуымны таләп иткәч, әнием мине ачуланып, кулыма суга-суга дәрес хәзерләтте. Төннәргә кадәр утыра идек. "Уң кулың белән язарга өйрәнмичә, йокларга ятмыйбыз",- дип әйткәннәрен онытмыйм. Елый идем. Хәзергәчә каләмне дөрес тотмыйм, үзвакытында моңа игътибар итүче булмаган, күрәсең. Юк, сулагай булуымнан оялмыйм, моңа кимчелек, дип тә карамыйм. Тик бу хакта сөйләп йөрүнең кирәге юк, минемчә. Сул кулым белән эшләргә бик җайлы, уңына караганда көчлерәк тә ул.

    Реклама

    Мөршидә Хәмәтдинова, башлангыч сыйныфлар укытучысы:

    -Хәзерге белем бирү кагыйдәләре сулагай балаларны уң кул белән язарга-ясарга мәҗбүр итүне якламый. Бала шул көе үсеш алырга тиеш. Бу хакта үз тәҗрибәмнән дә чыгып әйтәм, чөнки миңа сулагай ике малай һәм бер кызны укытырга туры килде. Бу балаларны ничек язарга өйрәтү турында иң элек мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге белгечләре белән киңәшләштем ул чакта. Алар алда әйтелгәннәрне расладылар, кыз белән малайларның әти-әниләре дә шул фикер белән килештеләр. Матбугат чараларында да язалар бит хәзер сулагайларны үзгәртергә тырышуның нигезсез булуы турында. Ә бер сулагай укучыма әнисе каләмне уң кул белән тотарга өйрәткән, башка эшләрне аның сул кул белән үтәве сизелә иде.

    Руфия Әхмәтҗанова, башлангыч сыйныфлар укытучысы:

    -Егерме ел чамасы элек минем сыйныфта бер сулагай малай укыды. Ул вакытларда мондый укучыларны уң куллары белән язарга өйрәтү кушыла иде, хәзер моңа караш капма-каршы үзгәрде. Сулагайларның баш миләрендәге сул ярымшарның ныграк үсеш алганлыгы билгеле. Алар - иҗадый сәләткә ия, талантлы кешеләр, араларында танылган шәхесләр байтак. Әле күптән түгел район дәваханәсендә дәвалану үткәндә өч яшьлек сулагай баланы күрергә туры килде. Сул кулы белән шундый матур итеп рәсемнәр ясый. Киләчәктә рәссам булуы бик ихтимал. Аны үзгәртергә омтылуның кирәк булмавы көн кебек ачык.

    Сораштыруны Гөлҗофар Миннеханова үткәрде.

    фото: http://mir.ufanet.ru/announcement/3123

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: