Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Сораштырудан күренгәнчә, кукмаралыларның күбесе автомобильсез дә тора ала

Бу атнаның соңгы көнендә илебездә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы берьюлы ике дата - "Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне" һәм традицион "Милләтләр кроссы" спорт бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан берничә райондашыбыздан: "Сез, бер генә көн булса да, машинасыз яши аласызмы һәм халык белән бергә йөгерүдә катнашыр идегезме, аны елга бер генә тапкыр...

Бу атнаның соңгы көнендә илебездә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы берьюлы ике дата - "Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне" һәм традицион "Милләтләр кроссы" спорт бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан берничә райондашыбыздан: "Сез, бер генә көн булса да, машинасыз яши аласызмы һәм халык белән бергә йөгерүдә катнашыр идегезме, аны елга бер генә тапкыр үткәрү җитәме икән?"- дип кызыксындык.

Альфред БАҺАМАНОВ, Татар Толлысы авылы:

-Мин автомобильсез тора алам, чөнки аңа атнага бер тапкыр гына утырам. Бер генә көн булса да, массакүләм рәвештә, автомобильсез йөрү көнен оештыру файдалы чарадыр дип уйлыйм. Шәһәрләрдә бигрәк тә тирә-юнебезне, һаваны пычратмыйча, машинаны кабызмыйча җәмәгать транспортында, җәяү яки велосипедта да йөреп булганлыгын аңлау өчен генә булса кирәк. Сез Кукмараны карагыз, икенче Казанга әйләнде бит! Кукмараның үзәгенә керми торган, тимер юл белән рәттән икенче автомобиль юлы салу кирәклеге турында элегрәк сүзләр йөргән иде, бу хәзер аеруча мөһим һәм мөмкин эш дип уйлыйм. Ә кросска килсәк, даими йөгерү белән шөгыльләнгән кешегә генә мондый акцияләрдә катнашырга кирәктер дигән фикердә мин. Чөнки бер дә йөгермәгән килеш стартка бассаң - соңыннан өч көн авыртып йөрисең.

Венера ХӘЛИУЛЛИНА, Кукмара поселогы:

- 20 ел райондагы "Сельхозтехника", "Агрохимсервис" оешмаларында шофер булып эшләдем. 17 яшемнән, 1975 елдан бирле машина йөртәм инде. Җәяү йөреп булырмы? Ай-һай, белмим. Берәр көн эшкә җәяүләп чыгып китсәм, кайтуы авыр була торган иде. Җәяү йөрү файдалы, кирәк икәнен, гел машинада йөреп аяклар "беткәнен" дә аңлыйм, әмма ансыз бер көндә торып булмый. Гомумән, үземне машинасыз күз алдына да китерә алмыйм. Автосервиска ремонтка калдырган чакта да, гаражымда машина булмагач, нидер җитмәгән шикелле тоела башлый. Җәяүле килеш, Кукмара буйлап чыгып китсәң, көн буена бер генә йомышны үтәп кайтырга була, рульдә булсаң районны әйләнеп чыгарга мөмкин.

Хәзер инде кеше эшенә барган, кайткан чакта Кукмара үзәгендә йөрмәскә тырышам, машиналар ташкыны бик зур.

Ә йөгерүгә килсәк, юктыр, булмас...

Раил ШАКИРОВ, Яңа Сәрдек:

-Бүгенге көндә мин телевизор карамыйча яши алам, өебездә 520 программа күрсәтсә дә. Машинасыз да торам алам икән - 2011 елның ахырында "ике сызыклы юлны кистең", дип бернинди шаһитсыз, дәлилсез 4 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр иде. Хәер, бөтен категорияле шофер таныклыгым була торып, җәяү йөрергә бик яратам мин. Юлда машиналарын туктатып утырырга тәкъдим итсәләр дә, барасы җиремә 3-5 чакрым ара калган булса да, җәяү атлыйм. Кыска араларда машина белән йөрмәс өчен велосипед алдым. Машинага исә вакыт җитмәүдән генә утырам, Йөгерү буенча ярышларда күп катнаштым. "Милләтләр кросс"ын үткәрү, анда үзеңне сынап карау кирәктер дип уйлыйм. Чөнки ел буе тик яткан организмны кузгатып җибәрәсең, энергия аласың. Күңелеңә сөенеч, яшәү көче туплап кайтасың.

Лилия НУРГАЛИЕВА

фото: ekaraganda.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU