Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Самолетта очудан баш тартырга кирәкме? (сораштыру)

17 ноябрьдә Казан аэропортында Боинг-737 очкычының егылып төшеп, экипаж әгъзаларының һәм пассажирларның һәлак булуы тетрәндерде. Республика халкы өчен зур кайгы булды бу вакыйга. Үземнең дә ак болытлар өстенә күтәрелгәнем, самолет һава чокырларына эләккән саен йөрәгемнең "табан астына" төшеп киткән чаклары исемә төште. Аяк астында җирне тою күңелгә рәхәт икән ул....

17 ноябрьдә Казан аэропортында Боинг-737 очкычының егылып төшеп, экипаж әгъзаларының һәм пассажирларның һәлак булуы тетрәндерде. Республика халкы өчен зур кайгы булды бу вакыйга. Үземнең дә ак болытлар өстенә күтәрелгәнем, самолет һава чокырларына эләккән саен йөрәгемнең "табан астына" төшеп киткән чаклары исемә төште. Аяк астында җирне тою күңелгә рәхәт икән ул.

Ә сезне самолетта очу куркытамы? Җир өстеннән югарыда нинди хисләр кичердегез? Шушындый сораулар белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Расим ТИМЕРГАЛИЕВ, Рудник авылы:

-Совет чорында да, хәзер дә самолетларда бик күп тапкырлар очарга туры килде. ТУ, АН, аэробус, ЯК дисеңме - берсе калмады. Боинг самолетларында чит илләргә сәфәр кылдым. Әйтик, Доминикан республикасына ял итәргә барганда 12 сәгать буе һавада булдык. Беренче тапкыр күргәч, бу очкычның зурлыгына исем китте. 400 тонналы "тимер кош"ның бер башыннан икенчесе күренми иде. Ничек итеп һавага күтәрелә алыр микән ул, дигән уй туды хәтта. Курку хисе булмады. Минемчә, самолет - иң ышанычлы транспорт чарасы. Безнең ил кешеләреннән аермалы буларак, чит илләрдә һава транспортыннан бик еш файдаланалар. Уйлап карагыз: дөньяда һәр 7 секунд саен Боинг самолетлары күккә күтәрелә, чебеннәр кебек очып тора алар. Елына бер-икесе һәлакәткә очрарга мөмкин. Ә бит автомобиль юлларындагы фаҗигаләрнең исәбе юк, аларда ничәмә-ничә меңнәрчә кешеләрнең гомерләре өзелә. Бездә самолетларның искергән булуы белән килешәм анысы.

Наилә ЗАРИПОВА, Туембаш авылы:

-Казан аэропортындагы фаҗигане, үземнең самолетта очканнарым булгач, бигрәк авыр кичерәм. Елый-елый хәлләрем калмады инде. Без үзебез 28 ел Якутиянең Удачный поселогында яшәдек. Ике елның берендә авылга ялга кайта идек. 80нче еллар башында Мирный-Мәскәү-Казан аша өч самолет белән, ягъни өчәр тапкыр күчеп утырып кайтасы булды. Соңрак туры рейслар ачылып, икешәр очкыч белән генә очтык. Боингка да утырырга туры килде. Шуннан чамалап карагыз инде һава юлларын ничә тапкыр ураганыбызны. Шөкер, хәвеф-хәтәрләргә очрамадык. Бервакыт без утырган самолет аэропорт өстеннән берничә кат урап йөргән иде, моңа игътибар итмәгәнбез. Төзексезлек булганын соңыннан гына әйттеләр, шуңа күрә куркырга өлгермәдек. Көчле давылда Казан аэропорты кабул итмичә, Түбән Новгородка төшеп утырганыбыз да булды. Икенче юлы, инде Казанга җитәбез дигәндә генә: "Салонда медиклар бармы?"дигән дулкынланулы сорау ишетелде. Бер хатын бәби таба башлаган икән. Самолет кайсыдыр башка шәһәргә төшәргә мәҗбүр булды, анда ашыгыч ярдәм машиналары көтеп тора иде инде. Хәзер утырыр идемме самолетка? Кирәк булса, утырмый чара юк. Тәкъдиргә ышанам мин үзем. Ни язган булса, шуны күрерсең.

Гөлназ, Кукмара:

-Кечкенә идем әле. Әти-әнием белән Себердән кайтып килешебез. Кинәт без утырган самолет бер ягына янтайды, селкетә-чайкалдыра башлады. Очкычның идарәне югалтуы көн кебек ачык иде. Бер двигателе сафтан чыккан, диделәр. Пассажирлар арасында паника башланды: елашалар, бер-берсе белән хушлашалар. Экипажның безне тынычланырга чакыруы да тәэсир итмәде. Мин исә кулымдагы көчекне кызганып еладым. Бәхеткә каршы, самолет уңышлы төшеп утыра алды. Шуннан соң аэропортка таба аякларымның берсен дә атламам, дигән идем. Кая ул! Әллә ничә тапкыр очарга туры килде, шул исәптән Боингта да. Ә менә хезмәттәш хатын, самолетка утырудан куркуы нәтиҗәсендә, Кипрга һәм Франциягә барудан баш тартты. Улы юлламалар алган иде, югыйсә.

Николай МИХАЙЛОВ, Поч.Сутер авылы:

-Элгәре, 80нче еллар башында ТУ, АН самолетларында очканым булды. Армиядән кайтканда Чиләбедән Мәскәүгә очканым аеруча истә калган. Бик уңайлы транспорт чарасы, минемчә. Араларны кыскарта, вакытны да янга калдыра. Вакыт - акча, диләр бит хәзер.

Казан аэропортындагы һәлакәттә гомерләре киселгән кешеләр бик кызганыч. Исемлекне карап утырдым әле, араларында яшьләр дә байтак икән. Әмма мондый фаҗига булды дип, очудан баш тарту кирәк түгелдер. Тиз барып җитәргә кирәк икән, бу хакта уйламыйсың.

Сораштыруны Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде

фото: http://nr2news.com/incidents/297421.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk