Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Сабантуйда ни булмас...

    Сабантуй - рәхәтләнеп күңел ача торган шатлыклы бәйрәм. Мәйданда җыр-моң, уен-көлке тынып тормый, мәзәк хәлләр дә булгалый. Ә сез кызыклы очракны хәтерлисезме? Шушы сорауны газета укучыларыбызга бирдек.

    Реклама

    Нургали ТИМЕРГАЛИЕВ, Олыяз авылы:
    -Элгәре Сабантуйлар авылларда хәзерге кебек берьюлы түгел, төрле көннәрдә үткәрелеп килде. Шулай итеп, бәйрәм унбишәр көнгә сузыла иде. Бу башка авылларның Сабантуйларын күрергә, шунда яшәүче туган-тумача өендә кунак булып, бергәләп бәйрәм итәргә мөмкинлек бирде. Мин үзем мәйданга бил алышырга чыга идем. Бүләкләр зур булмады ул чакта: өч кешене ексаң, чиккән кулъяулык белән куандырдылар. Сабантуй батыры, гадәттә, тәкә һәм чиккән сөлге белән бүләкләнде. Мәзәк тоелган бер хәлне олыгайган көннәремдә дә елмаеп искә алам. Бездән егерме чакрым чамасы ераклыктагы Мәмәшир авылына җәяүләп Сабантуй күрергә барган идем. Кинәт үземне кызлар кочаклап алмасынмы! Каушадым бераз. Мине Мөдәрис исемле егеткә охшатканнар һәм ул дип белгәннәр икән. Ялгышуларын аңлагач, читенсенделәр инде, чыр-чу килделәр.
    Зиникамал ГАРИПОВА, Балыклы авылы:
    -Сабантуйны бик яратам: күңел кылларына чиртә торган милли бәйрәм ул. Ә менә көрәшне өнәп бетермим, имгәнмәсәләр ярар иде, дип борчылам. Олы улым Азат армия хезмәтеннән кайткач, мәйданга бил алышырга керде бит. Көндәшләрен бер-бер артлы ега да сала бу. Улымда шулкадәр көч бар, дип уйламаган идем. Очар күбәләктәй калтыранган йөрәгемне тотып, көрәшне күзәтергә туры килде. Үзем йә бөтен гәүдәм белән куырылып киләм, йә урынымнан сикереп торырдай булам. Тәмам хәлем китте. Читтән караганда минем халәтем бик мәзәк тоелгандыр. Инде караңгы төшә башлады, ә көрәш дәвам итте. Сабантуйны алып баручы да арыды бугай. Шулчак мәйданга аның туганы керде һәм, Азатны егып, батыр калды.
    Алия, Кукмара:
    -Бервакыт әтиебез Сабантуй мәйданыннан кайтып, арткы капкадан керде дә... йөзтүбән килеп төште. Ярыйсы ук кәефләнеп, "җибәреп" өлгергән бу дип, ике ягыннан култыклап, өйгә кертеп салдык моны. Үзебез чәй эчәргә утырдык. Берзаман йокы бүлмәсеннән әти чыгып килмәсенме! Ап-аек үзе. Түмгәккә абынып егылган булган икән бахыр. Әмма кызык ясарга теләп, үзенең аек булуын сиздермәгән, исереккә сабышкан.
    Альберт, Кукмарага кайткан кунак:
    -Үзем белән кызык хәл булганы юк, әмма ишеткәнем бар. Пенәгәр Сабан туе вакытында Кукмараның әлеге авылга якын торган читендәге йортка бер ир килеп керә. "Бәйрәм белән котлыйм үзегезне! Ничек яшәп ятасыз? Хәл-әхвәлләрегезне белеп чыгыйм, мин әйтәм", - дип туганнарча якты елмаеп, ике куллап күрешә бу. Хуҗалар тиз генә табын әзерлиләр, өстәлгә ике шешә аракы менеп утыра. Кунакның күңелен күреп, сыйлап озатканнан соң, хатын белән ире бер-берсенә карашып: "Кем булды бу?" - дип аптырашка калалар. "Синең туганың түгелмени?" - ди хатын иренә. "Ә мин синеке дип белдем", - ди тегесе. Чынлыкта булдымы икән бу хәл, шаяртып кына сөйлиләрме - анысын белмим.
    Ленара, Кукмара:
    -Авылдагы дус кызым поселок егете белән очрашып йөри иде. Өйләнешергә исәпләре булса да, егетне өенә чакырганы, әти-әнисе белән таныштырганы юк иде әле. Әнисе кызының сөйгәнен Сабантуй бәйрәмендә күрүгә ирешә. Егетнең мәйдан уртасында катык эченнән вак акча эзләп, башын чыгаруы булган. "Абау, мәхәббәтсез!"- дип кычкырып җибәргән моны читтән күзәткән ана. Шулай итеп, кызы белән кавышуларына ризалыгын бирмәде бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: