Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мәктәп формасы кире кайтырмы?

Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 1 сентябреннән барлык белем бирү учреждениеләрендә дә укучылар бердәм мәктәп формасыннан йөрергә тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, формаларны эшләүне үз өстенә алган танылган модельер Вячеслав Зайцевның Мода йорты июнь аенда аның төрләрен тәкъдим итәчәк икән. Киемнәр сыйфатлы тукымадан тегеләчәк...

Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 1 сентябреннән барлык белем бирү учреждениеләрендә дә укучылар бердәм мәктәп формасыннан йөрергә тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, формаларны эшләүне үз өстенә алган танылган модельер Вячеслав Зайцевның Мода йорты июнь аенда аның төрләрен тәкъдим итәчәк икән. Киемнәр сыйфатлы тукымадан тегеләчәк һәм аның бәясе форманың нинди төрен алуга карап билгеләнә, бер форма якынча 3-3,5 мең сум торачак.
Һәр белем йорты өчен аерым мәктәп формасы булдыру кирәкме? Сораштыруыбыз шул хакта.
Илсур КӘШӘПОВ, Зур Сәрдек гимназиясе директоры:
-Россия Президентының фикерен хуплыйм. Бердәм мәктәп формасы матди тигезсезлекне дә капларга ярдәм итә, чисталыкка, пөхтә булырга да өйрәтә. Безнең гимназиядә укучылар һәрвакыт формадан йөриләр. Кызлар кара күлмәк, ак-кара алъяпкыч кияләр, малайларның өстеннән костюм-чалбар төшми. Дөрес, арада башка төрле киенергә теләүчеләр дә булгалый. Әмма без аларны вакытында күреп алып, кисәтү ясыйбыз. Чөнки мәктәптә кабул ителгән карар һәр укучы өчен дә бер булырга тиеш.
Евгения МАКАРОВА, күп балалы ана, Кукмара поселогы:
-Белем бирү учреждениеләренә бердәм мәктәп формасы кертелүгә фикерем уңай. Шунысына сөенәм: балаларым белем ала торган мәктәптә укучылар формадан йөриләр. Беренче сентябрьгә барганда тектерәсең дә, ел буе рәхәтләнеп кияләр. Һәр бала үзенчә киенсә, мәктәпләрдә бөтенләй тәртип булмас иде. Хәлле кешеләр үзләренең балаларына әллә нинди затлы киемнәр алып бирергә мөмкин. Акчасы булмаганнарга нишләргә?! Бала-чага бер-берсеннән күреп кызыга, кайтып сорый бит. Болай исә барысы да бертигез. Без үзебез дә форма күлмәге киеп үстек. Тугызынчы сыйныфта укыганда пионер галстугым өйдә онытылып калган өчен линейкада ачуланганнары һаман да истә. Иптәшләрем алдында шулкадәр оялган идем ул вакытта. Аның каравы мәктәпне тәмамлаганчы значок-галстукны кичтән үк әзерләп куя торган булдым...
Җүәйрә ХАНТИМЕРОВА, ветеран укытучы, Кәркәүч авылы:
-Мин гомерем буе мәктәптә рус теле һәм әдәбияты фәнен укытып, 25 ел мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Ул чорда балалар - малайлар да, кызлар да мәктәпкә формадан киләләр иде. Озын алкалар тагу, тырнаклар буяу, йөзекләр кию бөтенләй булмады. Чуар кофта, күлмәкләрне дә кызларның өстендә бәйрәмнәрдә генә күрергә була иде. Хәзер исә укучылар нәрсә телиләр, шуны кияләр. Әдәп-әхлак, тәртип, чаманы да онытмаска кирәк. Чалбардан кем мәктәпкә йөри инде? Бизәнү-ясануның да үз урыны бар. 2013 елның 1 сентябреннән мәктәпләргә форма кертелә, дигәч, бик сөендем. Ак алъяпкычлы күлмәкләргә ни җитә?!
Исемен әйтергә теләмәгән мәктәп укучысы, Кукмара поселогы:
-Телевизордан бердәм мәктәп формалары кертелү турында ишеткәч, күземнән яшьләр чыкты. Болай да бөтенебез инкубатор чебешләре кебек бертөрле киенеп йөрибез бит. Соры күлмәк, алъпкычлардан күзләр арды инде. Бәясе дә арзан түгел бит әле аның. Без гаиләдә ике кыз, форма өчен 7 мең сум акча кирәк булачак. Әниебез ул кадәр акчаны каян табар, белмим. Ул түгел, үзем дә алдан ук борчыла башладым.




фото: http://modnobloge.ru/shkolnaya-forma.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп формасы

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X