Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мәхәббәт яшьләрдә, диләр, Була ул һәркемдә дә...

14 февраль - Гашыйклар көне җиткәндә, үзең дә сизмәстән, сөю, ярату хакында уйланасың. Кибетләргә сатуга чыккан берсеннән-берсе матур открыткалар, сувенир, йомшак уенчыкларны күрүгә, кул акча янчыгына үрелә. Йөрәк формасында, сөю сүзләре язылганын күз атып йөргән кешеңә бирсәң, һичшиксез, күңеле булачак бит. Ә сез сөйгән ярыгызга, Изге Вәли көне белән котлап,...

Исмәгыйль ГАЛИЕВ:
-Гашыйклар көне ул - соңгы биш-алты елда безнең илдә дә популярлашып киткән яшьләр бәйрәме. Бу көнне бер-береңә мәхәббәт хатлары - валентинкалар бирсәң, сөю сүзләре әйтсәң, үзара мөнәсәбәтләр тагын да ныгый, диләр. Мин инде олы яшьтә булсам да, ел саен пар канатыма бу көнне чәчәк бәйләме алып кайта идем. Быел исә кичке ашка берәр тәмле ризык әзерләргә уйлап торам - пенсионерның вакыты күп бит, "Аш-су хәзерләү" китабыннан укый-укый пешерермен. Мәхәббәткә килсәк, аңа беркайчан да төгәл билгеләмә биреп булмастыр ул. "Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көннәрдә дә", - дип җырлыйлар. Чыннан да, күңел беркайчан картаймый, йөрәк тә унсигездә кала икән ул...
Илүзә МӨЛЕКОВА:
-Мин унынчы сыйныфта укыйм. Без ел саен Гашыйклар көнен көтеп алабыз. Мәктәбебездә мәхәббәт хатларын салу өчен тартма куела, анда исә һәркем я открыткага, я дәфтәр битенә язып, аны йөрәк рәсемнәре белән бизәп, котлаулар сала. Өлкән сыйныфлар исә һәр валентинканы адресатына җиткерә. Минем үземә дә бик күп киләләр алар. Кечкенәрәк сыйныфта укыганда кемгә күпме тапшырылганын саный идек. Бер елны Изге Вәли көне уңаеннан концерт оештырдык, җыр-биюләрдән соң дискотека булды. Быел да бәйрәмне истә калырлык итеп уздырырга исәпләп торабыз.
Һади Такташның бер шигырендә: "Мәхәббәт ул - үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта", - дигән юллар бар. Мин әлегә бик яшь булсам да, күңел түренә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек көчнең барлыгына ышанам. Сигезенчедә укыганда үзем дә үлеп гашыйк булган, сөю утында янган идем. Әллә артык юаш булдым, белмим, әмма ул егеткә хисләремне белдерә алмадым, мәхәббәтем бөреләнгән килеш, ачылмаган сер булып калды... Гашыйклар көнендә һәркемгә саф мәхәббәт, яратып-яратылып яшәүләрен телим.
Анфиса ВАСИЛЬЕВА:
-Мин кияүгә чыкканчы мәхәббәтнең барлыгына бөтенләй ышанмый, аны бер-береңә ияләнү, дип кенә уйлый идем. Әмма бар икән ул андый хис. Аны гомер узган саен аңлыйсың, мәхәббәтнең барлыгына ныграк ышанасың икән. Без ирем белән бөтенләй очрашып йөрмәдек, өч-дүрт тапкыр гына күргәнем бар иде аны. Урлап алып кайтты ул мине. Кич белән клубтан кайтып барганда бер төркем егетләр машинага утырттылар да, авылларына таба җилдерделәр. Хәтта аяк киемем дә төшеп калган иде юлда. Кайтып җиткәнче еладым, аяк киемен барып алыйк, барыбер китәчәкмен бит синнән, дип өзгәләндем. Аллага шөкер, ияләндем. Бик матур яшибез, ике ул, бер кыз үстердек. Беркайчан авыр сүз әйтмәде ул миңа, бәйрәмнәрдә нинди дә булса бүләк алып кайта, Гашыйклар көнендә: "Син бит минем урлап тапкан бәхетем", - дип әйтә иде. Мин дә бик яратам аны.
М.ФАТЫЙХОВ:
-Гаиләм бар, хатыным бер дигән, ике кызым үсеп килә. Әмма өч ел элек чын мәхәббәтемне очраттым һәм аңа үлеп гашыйк булдым. Гаиләмне дә ташлап китә алмыйм, балалар кызганыч. Сөйгәнем янына көн саен барырга тырышам, Гашыйклар көненә үзенә алтын чылбыр да сатып алдым. Аны күрмәсәм, тормыш беткән сыман тоела. Кырык яшькә җиткәндә мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килер, дип кем уйлаган?! Беркайчан ашыгып өйләнмәскә, мәхәббәт килгәнен көтәргә кирәк икән ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X