Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кызлармы, малайлармы... яхшырак укый? (сораштыру)

Мәгариф өлкәсендә нинди генә тәҗрибәләр үткәрелми?! Бу уку елы башыннан Татарстанның бер мәктәбендә 1-5 сыйныфларны малай-кызларга, уку алдынгыларына һәм "өч"ле билгесенә укучыларга бүлгәннәр. Мәктәп җитәкчелеге бу тәҗрибәнең инде берничә ай эчендә үк уку-укыту сыйфаты яхшыруга китерүен, балаларда белемгә омтылыш артуын билгеләп үткән. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та:...

Мәгариф өлкәсендә нинди генә тәҗрибәләр үткәрелми?! Бу уку елы башыннан Татарстанның бер мәктәбендә 1-5 сыйныфларны малай-кызларга, уку алдынгыларына һәм "өч"ле билгесенә укучыларга бүлгәннәр. Мәктәп җитәкчелеге бу тәҗрибәнең инде берничә ай эчендә үк уку-укыту сыйфаты яхшыруга китерүен, балаларда белемгә омтылыш артуын билгеләп үткән. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та: "Аерым укыганда белем җиңелрәк бирелә. Моның ачык мисаллары - Гендер билгесе буенча (малайлар һәм кызларны аерым) укытучы төрек лицейлары. Аның укучылары инглиз, төрек телләрен бик яхшы беләләр. Ә хәзерге заман күп тел белүне тәлап итә", - дип белдерә.

Ә менә сезнең мондый төр укытуга карашыгыз ничек? Сораштыруыбыз шул хакта.

Васил КАСЫЙМОВ, Кукмара беренче гимназиясе директоры:

-Бездә элек-электән традицион укыту булды. Шуның өчен мондый төр бүленешне хуплыйм дип әйтә алмыйм. Без барлык укучыларга да үзвакытында тиешле Дәүләт программасын биреп бетерергә тиешбез. Дөрес, сыйныфларда уку алдынгылары белән беррәттән, фән нигезләрен бераз авыррак үзләштерүче укучылар да бар. Алар белән укытучылар дәресләрдән соң өстәмә түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Ә инде бер сыйныфта 25 укучы булган очракта, инглиз һәм рус теле фәннәре бүлеп укытыла. Бүленеш исә малайлар-кызларга түгел, ә журналдагы исемлек буенча башкарыла.

Риназ ҖӘЛӘЛИЕВ, 5 сыйныф укучылары:

-Дәрес вакытында кызлар безгә комачау итәләр. Шуның өчен аерым укыйсыбыз килә. Малайлар алар бер-берсен яхшырак аңлыйлар, укытучының сорауларына җавап биргәндә дә ярдәм итәләр.

Гөлнара ЗАРИПОВА, ике бала әнисе:

-Әлеге яңалык Кукмарага гына килеп җитә күрмәсен! Мин кызлар да, малайлар да бергә укырга тиеш, дигән фикердә. Бүленеш булганнан соң, ике арада "киртә" барлыкка киләчәк. Мәктәпне тәмамлагач нишләрләр соң алар? Кызлар яисә малайлар гына белем ала торган уку йортлары (дини юнәлештәгеләрен санамаганда) юк бит ул. Балалар кечкенәдән бер-берсе белән аралашып үсәргә тиешләр.

Алисә САБИРҖАНОВА:

-Мин Зур Сәрдек гимназиясен моннан алты ел элек тәмамладым. Без Интернет челтәрендәге төрле сайтлар турында белми дә, кызлар-малайлар бары тик мәктәптә генә аралаша идек. Хәзер исә виртуаль дөнья һәркемне үз эченә алып кереп китте. Укучыларга да бер-берләре белән аралашу өчен мөмкинлекләр зур. Хәзер белем бирү системасы катлаулы бит, шуның өчен төп игътибарны укуга юнәлтергә кирәк. БДИда югары баллар туплау, контроль эшләрдә яхшы билгеләр алу өчен дә тырышып уку сорала. Минемчә, кызлар белән малайлар аерым укытылганда нәтиҗәләр яхшырак буладыр ул. Мин әлеге төр укыту белән килешәм.

Карина ВӘЛИТОВА, 10 сыйныф укучысы:

-Мәктәптә кызлар белән малайларны аеруның кирәге юктыр, дип уйлыйм. Чөнки укырга теләге булган укучыга беркем комачау итә алмый. Кызлар да, малайлар да бер-берсе белән уртак тел таба белергә тиеш.

Гөлсинур ӘХСӘНОВА, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе:

-Фикерем уңай. Чөнки кызлар белән малайларны бүлеп укыту шәригать кануннары буенча да хуплана. Миңа әле күптән түгел генә Казанда конференциядә катнашырга туры килгән иде. Анда бер ханым кызлар-малайлар аерым укытылучы мәктәптә белем алучы оныгының әхлак һәм тәрбия, белем ягыннан башка туганнарыннан аерылып торуын сөйләде. Димәк, Гендер билгесе буенча укытуның нәтиҗәсе бар. Мәдрәсәләрдә дә ир-атлар һәм хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар бүлеп укытыла бит.

Рада ТИМУРШИНА, пенсионер:

-Мин тумышым белән Кукмарадан. Казанда иң элек балалар бакчасында, соңыннан интернат-мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыктым. Аерым укытылу уңаеннан фикерем ике төрле. Кызлар өчен ул, бәлки, бер яктан уңайлыдыр да. Алар сыйныфта үзләрен иркенрәк тота, хатын-кыз мәсьәләләренә кагылышлы темаларга да бернидән тарсынмыйча сөйләшә алачаклар. Әмма шунысын да игътибарга алырга кирәк: икегә бүлгәндә укучыларның бер-берләренә тартылу, кызыксынулары күбрәк булмасмы? Тыелган җимеш татлырак диләр бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев