Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмара халкы Мисырга барудан баш тарта

Телевизор экраннарыннан да, вакытлы матбугат аша да Мисырда бара торган вәзгыять белән даими танышып барабыз. Мисыр башкаласы Каһирәдә чуалышлар нәтиҗәсендә 400дән артык кешенең гомере өзелгән. Бүгенге көндә Мисыр курортларында 50 меңгә якын россияле ял итә икән. Ә сез Мисырга барыр идегезме? Сораштыруыбыз шул хакта. Әлфия САДРИЕВА, 32 яшь: -Июнь аенда...

Телевизор экраннарыннан да, вакытлы матбугат аша да Мисырда бара торган вәзгыять белән даими танышып барабыз. Мисыр башкаласы Каһирәдә чуалышлар нәтиҗәсендә 400дән артык кешенең гомере өзелгән. Бүгенге көндә Мисыр курортларында 50 меңгә якын россияле ял итә икән. Ә сез Мисырга барыр идегезме? Сораштыруыбыз шул хакта.

Әлфия САДРИЕВА, 32 яшь:

-Июнь аенда гаиләбез белән Мисырда ял итеп кайттык. Ул вакытта бернинди чуалышлар да юк, тыныч иде. Хургаданы бик ошаттык, тарихи урыннарны күреп үзебезгә ел буена җитәрлек тәэсирләр алдык. Чуалышлар булу бик кызганыч.

Марат ӘХМӘТОВ, 45 яшь:

-Август аенда Мисырга барырга дип юллама алган идек. Тыныч булмагач, юлламаны кире тапшырдык, анда барырга куркабыз. Хәзер Абхазиягә барабыз. Анда табигать бик матур, дип сөйлиләр...

Әкълимә СӘЛИМОВА, 37 яшь:

-Мисырда чуалышлар бару бик кызганыч. Күпме тарихи һәйкәлләр әрәм була, бер гөнахсыз кешеләрнең гомере өзелә. Тыныч, дус-тату яшәүгә ни җитә! Минем үземнең Мисырны бер барып күрәсе килә. Әмма хәзер түгел, тынычлык урнашкач кына.

фото: viptur.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk