Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмаралыларның күбесе Ерак Көнчыгышта су басуларда зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә әзер

Хабаровск өлкәсендәге су басулар, андагы бүгенге көндәге вәзгыять турында массакүләм матбугат чаралары аша күреп, ишетеп торабыз. 4447 телефонына смслар җибәреп, бәладә калучыларга берникадәр күләмдә ярдәм итәргә дә мөмкинлек тудырылган иде. Матди яктан зур зыян күреп, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышырга теләгегез бармы, аны кирәкле гамәл дип уйлыйсызмы? Шул турыда берничә...

Хабаровск өлкәсендәге су басулар, андагы бүгенге көндәге вәзгыять турында массакүләм матбугат чаралары аша күреп, ишетеп торабыз. 4447 телефонына смслар җибәреп, бәладә калучыларга берникадәр күләмдә ярдәм итәргә дә мөмкинлек тудырылган иде. Матди яктан зур зыян күреп, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышырга теләгегез бармы, аны кирәкле гамәл дип уйлыйсызмы? Шул турыда берничә кешенең фикерен белештек.

Рифкать ГАЛИМУЛЛИН, Зур Кукмара авылы:

-Авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү, һичшиксез кирәк. Чөнки үземнән беләм, гади кешенең ярдәме икенче төрлерәк була, башкача кабул ителә ул һәм гомерлеккә истә кала. Ә хөкүмәтнең ярдәме кайчан була әле ул? Кайчан барып җитә ул акчалар, җитәрлек тә буламы икән әле? Әйе, телевизордан номерларын күреп, мин дә смска җибәрдем.

Гүзәл ЗАКИРОВА, Кукмарага Казаннан кайткан кунак:

-Халыктан җыелган акчаларны мин тулы күләмдә тиешле ноктага барып җитәр дип уйламыйм. Чөнки әле аларның ничә "кул" аша үтәсе бар. Илебездә никадәр миллиардерлар бар, ник аларны да әзрәк "борчымаска", түлисе салымнары хисабына ярдәм итүне оештырмаска ди. Әйтик, берсе бәлагә тарыган төгәл бер авылдагы кешеләргә төзелеш материаллары белән тәэмин итүне үз өстенә алса, икенчесе көнкүреш техникасы алып бирә. Урынына барып та җитә, ярдәм дә була.

Рәхимә ШӘЙДУЛЛИНА, Кукмара поселогы:

-Ярдәм кирәк, билгеле, шушы ук хәл, Ходай сакласын, иртәгә бездә булырга мөмкин бит. Хәзер суыклар башлана, аларга нишләргә кирәк? Бала-чагалар да интегә торганнардыр. Бер хөкүмәтнең генә акчасы нәрсәгә генә җитсен соң? Без дә тормыш иптәшем белән "Ярдәм итү өчен акча җыючы булса, ничә сум булса да бирер идек"-, дип сөйләшәбез. Бар кеше дә кая, ничек җибәрәсен белми бит. Элегрәк исемлек төзеп, кул куйдырып акча җыюны оештыралар иде.

Исемен әйтергә теләмәгән ир кеше:

-Кем нәрсә эшлисе килә - шуны эшләсен. Мәҗбүр итмәсәләр, кем генә акча җибәрә икән? Смскадан акча күчерергә мөмкин, билгеле. Әмма бүгенге көндә күпләрнең акчасы үзенә дә җитми.

Лилия Каюмова, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе:

-Үткән атнада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары исеменнән райондагы оешма-предприятие җитәкчеләренә акчалата яки әйберләтә ярдәм итүне оештыруларын сорап хат җибәргән идек. Бу атнада шул турыда мәгълүматлар җыябыз. Безнең идарәдән исә биш кеше беркөнлек хезмәт хакларын ярдәм фондына күчерде. Зыян күрүчеләргә районда кием-салым, урын-җир әйберләре җыю оештырылмаячак. Чөнки моның өчен лицензия, сертификат таләп итәләр.

Редакциядән: Амур өлкәсендә яшәүчеләргә посылка җибәрергә теләүчеләр өчен, адрес: Казан шәһәре, Чуйков урамы, 6 йорт. Элемтәгә керү өчен Амур өлкәсендәге телефон номеры: 8-416-277-07-09 яки 8-914-554-66-04. Казандагы элемтәгә керү өчен телефон: 8-843-567-81-59. Акчаны түбәндәге исәп-хисап счетына күчерергә мөмкин: р/сч 40703810801000001418 ОАО КБ"Восточный", Благовещенск шәһәре. БИК 041012718, кор счет 30101810700000000718 (су басудан зыян күрүчеләр өчен дигән билге белән), ИНН 2801062186,КПП280101001.

Сораштыруны Лилия НУРГАЛИЕВА үткәрде

фото: http://drasolution.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk