Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Кукмарага туристлар килсә, аларны ничек кызыксындырырга була? (сораштыру)

    Соңгы елларда Татарстанда авыл туризмын үстерүгә зур игътибар бирелә башлады. Әмма әле ул авыл районнары өчен ят күренеш булып кала бирә. Турист дигән вакытта, автобусларга төялеп, зур-зур шәһәрләргә яки тәгәрмәчле чемоданнар өстерәп, чит илләргә экскурсиягә йөрүчеләр күз алдына килә. Ә менә Кукмарага туристлар килеп төшсә, аларны нәрсә белән кызыксындырырга була?...

    Соңгы елларда Татарстанда авыл туризмын үстерүгә зур игътибар бирелә башлады. Әмма әле ул авыл районнары өчен ят күренеш булып кала бирә. Турист дигән вакытта, автобусларга төялеп, зур-зур шәһәрләргә яки тәгәрмәчле чемоданнар өстерәп, чит илләргә экскурсиягә йөрүчеләр күз алдына килә. Ә менә Кукмарага туристлар килеп төшсә, аларны нәрсә белән кызыксындырырга була? Сез туристларга нинди урыннарны тәкъдим итәр идегез?

    Ләбүдә ДӘҮЛӘТШИНА, "Туган төбәкне өйрәнү музее" директоры:

    -Безнең районда туристларны кызыксындырырлык урыннар бик күп. Бер яктан караганда, районга кунаклар һәрдаим килеп тора. Аларны район белән таныштыру максатында төрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел генә шундый тәҗрибә булган иде: унҗиде кешелек делегация кабул итеп, аларны махсус төзелгән программа буенча экскурсиядә йөрттек. Экскурсияне үзәк музейда башлап җибәрдек, алар монда гомуми рәвештә Кукмара белән таныштылар. Шулай ук милли ризыклардан өстәл әзерләдек. Борай бәлешенә туристлар шаккатты: "Безнең мондый ризык ашаганыбыз юк иде", - диделәр. Туризм буенча укырга барган бер хезмәткәребезгә дә: "Кукмараның инде бренд эзлисе юк, аның борай ярмасы бар", - дигәннәр. Аннары экскурсиябезне металл савыт-сабалар заводында, тегү фабрикасында, киез итек-киез комбинатында дәвам иттек. Цехларда йөрү кызык булмас дип уйлаган идек, кая ул - аерылып китә алмадылар. Аннары фирменный кибетләрдә булып, үзләренә истәлеккә әйберләр сатып алдылар. Бик ошаттылар, алты сәгатькә дип төзелгән экскурсия сигез сәгать дәвам итте.

    Туристларга Мәчкәрә авылына сәяхәт тә бик кызыклы булыр, дип уйлыйм. Биредә тарихи биналар бик күп: Хәсән бай кибете, ике собор мәчете, төзекләндерелгән "Сандугач" чишмәсе, шулай ук коррекция мәктәбе дә игътибарга лаек. Мәчкәрә сәнәгать үзәге дә булып саналган. Анда тегермән, бәз ману, көл яндыру цехлары булган. Тагын бер юнәлеш - бакыр чыгарылган урыннарга сәяхәт. Бакыр чыгару процессында үзләренә дә катнашырлык итеп оештырырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы, итекчелек һәм башка юнәлешләрне дә туристларны кызыксындырырлык итеп эшләргә була. Безгә укыганда бер туристка җиде кеше хезмәт күрсәтергә тиеш дип әйтәләр иде, бүгенге көндә бәлки алай гына да түгелдер. Димәк, туризм әле ул өстәмә эш урыннары да дигән сүз.

    Артур ЗӘКИЕВ, спорт ветераны:

    Реклама

    -Кукмара районы тарихи һәм истәлекле урыннарга бик бай төбәк. Туристларны алып барырдай урыннар да, күрсәтерлек эшләр дә, игътибарны җәлеп итәрлек яңалыклар да җитәрлек. Районыбызның һәр авылы - үзе бер тарих. Ә поселокта элеккеге һәр бина архитектура һәйкәленә тиң. Бары тик аларны башкалар да кызыксынырлык итеп тәкъдим итә белергә кирәк. Бу юнәлештә без барыбыз бергәләп эшләргә тиеш. Ә мин сезнең соравыгызга спорт ветераны буларак җавап бирергә телим. Сәяхәтебезне Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионнан башлап җибәрер идем. Аннары юлыбызны шифалы сулы, челтерәп аккан Нурминкә елгасы буенча дәвам итеп, кыш көне чаңгы, чана, җәй көне исә велосипед юлларын карарга була, чөнки болар барысы да - сәламәтлек, экология сукмагы. Кукмара тавы һәм чаңгы шуу базасы да туристларны җәлеп итә. Су юлы буенча сәяхәтне дәвам итсәк, Зур Кукмара авылы стадионына килеп чыгабыз. Анда да чишмә сулары эчеп, хәл алганннан соң Рудник авылы тауларын гына яулыйсы кала. Анда бакыр рудасы чыгарылган урыннарны күрергә була. Тау битендә экологик чиста урыннарда гына үсә торган артыш куаклары бар...

    Марат ХИСМӘТОВ:

    -Мин үзем өлкән яшьтә булгангамы, тарих, туган төбәккә бәйле истәлекләр белән кызыксынам. Шуңа күрә районга туристлар килсә, аларны Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена экскурсиягә алып барырга мөмкин, дип уйлыйм. Музейның бинасы гына да бик матур бит, анда керсәң, ике-өч сәгатьсез әйләнеп чыгармын димә. Әле күптән түгел үзем дә карап чыктым. Дөресрәге, Янил авылының тарихы белән кызыксынып кергән идем. Бик белемле, игътибарлы хезмәткәрләр каршы алдылар. Күптән түгел генә Түбән Казаклар белән Югары Казаклар авылы янында табылган мамонт сөяге турында да сораштым, ул әле куелмаган, чистартыла икән. Киләчәктә ул да музейның фондын баетып, тулыландырып торыр дип уйлыйм.

    Тимерхан, Кукмара:

    -Кукмарага тимер юл аша килеп керүгә, киез итек-киез фабрикасы каршы ала. Ул - безнең районны еракларга танытучы символларның берсе. Гомумән, Кукмараны итекчеләр төбәге дип тә атап йөртергә була. Туембаш, Купка, Аш-Буҗи, Зур Кукмара, Олыяз авыллары оста итекчеләре белән дан тота. Сыйфатлы, җылы итекләрнең, заманалар үзгәрсә дә, модадан чыгасы юк. Шуңа күрә туристларга тәкъдим итү өчен итекчеләр утары булдырылса бик яхшы булыр иде. Итек күргәзмәсе турында гына сүз бармый. Итек барлыкка килгәнче барлык эш этабын күрсәтергә кирәк, минемчә. Йон тетү процессы, итекне түшәү, басу, калыпка салу, ману кебек кара эшләр дә күрсәтелсен иде. Мондый авыр хезмәтне һәркем дә башкара алмый бит. Ә бу безнең як халкының тырыш, булдыклы булуын күрсәтә.

    Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

     

    Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: