Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмарада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы дәвам итә

16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән районыбызда "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы игълан ителгән иде. Бүгенге көндә айлык кысаларында районыбызда наркотикларның зыяны, афәткә илтүче юл икәнлеге турында аңлату эшләренә юнәлдерелгән төрле чаралар уза. Кукмара үзәк дәваханәсе фойесында наркотикларның зыяны турында тематик фильмнар күрсәтелә башлады. Кукмара үзәк китапханәсендә "Беркая да...

16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән районыбызда "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы игълан ителгән иде. Бүгенге көндә айлык кысаларында районыбызда наркотикларның зыяны, афәткә илтүче юл икәнлеге турында аңлату эшләренә юнәлдерелгән төрле чаралар уза. Кукмара үзәк дәваханәсе фойесында наркотикларның зыяны турында тематик фильмнар күрсәтелә башлады. Кукмара үзәк китапханәсендә "Беркая да илтмәүче юл" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.

"Кояшкай" социаль приютында да профилактик чаралар үтә. Күптән түгел балалар өчен "Наркотиклардан баш тарту", "Наркотиклар куллануның зыяны" дип аталган әңгәмәләр үткәрелде, "Наркотиклар һәм аларның төрләре" дигән презентация күрсәтелде. Педагог-психологлар ярдәмендә биредә тәрбияләнүче балалар сәламәт яшәү рәвеше, ышаныч телефоны белән дә таныштылар.

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең телефоны: 8(843)274-31-65.

Татарстан Республикасы прокуратурасы: 8(843)291-18-93

фото http://www.liveinternet.ru/users/svetikh/rubric/1905172/ сайтынан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU