Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмара... ун елдан соң

Киләчәк турында хыялланмаган кеше, гомумән, юктыр ул. Безнең күбебез иртән йокыдан торуга бүгенге көн турында гына түгел, алдагысын да уйлый. Ә менә 10 елдан соң Кукмара нинди булыр икән? Үзгәрерме ул? Сораштыруыбыз шул хакта.


В.ШАКИРОВА, 57 яшь, Кукмара поселогы:
-Ун ел эчендә генә әллә ни үзгәреш булыр дип уйламыйм. Урамнар шул килеш тар булып кала инде, чөнки төзелгән йортларны күчереп куеп булмый бит. Ә менә транспорт артачак, халык өстенлекне чит ил автомобильләренә бирәчәк. Поселок киңәер, йорт салучылар, кибет ачучы эшмәкәрләр саны күбәер. Балалар туу саны артса, бәлки тагын бер яңа мәктәп калкып чыгар. Колхозлар системасына кайту булмастыр, ул турыда алдан әйтеп булмый.
И.МУЛЛИН, 11 яшь, Бурсык-Елга авылы:
-Поселокны яшелләндерү өчен ак чыршы, нарат, каен агачлары күпләп утыртылыр. Яңа кибетләр төзелер. Тимер юл вокзалы янында зур гына ашамлыклар кибете, ә дәваханә каршында кечкенә базар булачак. Кирәк-ярак өчен үзәккә кадәр бармас өчен боларның берсе юлга чыкканнарга, икенчесе дәваханәгә килүчеләр өчен уңайлы булачак. Балалар өчен карусельләр куелыр дип уйлыйм. Район халкының күбесе экологик яктан чиста транспорт - велосипедта йөрергә күчәчәк. Машиналар саны кимергә тиеш.
Д.ВӘЛИЕВА, Түбән Шәмәрдән авылы:
-Кукмарада үзгәреш гел булып тора бит ул. Төзелеш гөрләп бара: күз ачып йомганчы яңа йортлар, балалар бакчалары калкып чыга. Киләчәктә тагын бер спорт корылмасы сафка басар. 10 ел эчендә район үзәге тагын да матурланыр, үзгәрер, зураер дип уйлыйм. Хәзерге вакытта поселок эчендәге юлларны бик яхшы дип әйтмәс идем, бәлки киләчәктә уңай якка үзгәреш булыр. Йорт саен 3-4 машина булгач, транспорт саны тагын да артыр. Киләсе унъеллыкта колхоз базары яныннан "Ратмир" сәүдә комплексына шәһәрләрдәге сыман өстән чыгу өчен махсус күпер ясалса, җәяүлеләргә дә, руль артына утыручыларга да шактый уңайлы булыр иде.
Б.ӘБҮБӘКЕРОВ, Кенәбаш авылы:
-10 елдан соң Кукмара тагын да зураер. Үзәктә кибетләр саны артыр, машиналар күбәер.
Ф.ШӘЙХИЕВА, Манзарас авылы:
-Мин Манзарас авылындагы мини-пекарняда эшлим.10 елдан соң ул тагын да зураер, продукциянең төрлелеге артыр, безнең икмәк-булкаларга сорау тагын да күбәер дип уйлыйм. Поселокта кибетләрнең күп булуы халыкка тагын да уңайлылык тудырыр.
Н.ШӘКҮРОВА, Кукмара поселогы:
-Поселок урамнарында җәяүлеләр өчен тротуарлар кирәк. Колхоз базары янындагы урам чатында светофор булмау нәтиҗәсендә һәрдаим "бөке"ләр булып тора. Шулай ук үзәктә беседкалар, эскәмияләр белән җиһазландырылган ял паркы булса, бик яхшы булыр иде. Әлеге проблемалар 10 ел эчендә хәл ителер дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU