Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Каздан шактый зур табыш алабыз,-диләр кукмаралылар

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә каз бәбкәләре саклаучыларны еш очратырга була. Күп кеше йорт казы асрап та мәшәкатьләнми хәзер, инкубатордан чыкканны гына сатып ала. Күршебез әйтмешли, акчаң булса, өеңә үк китереп бирәләр. Каз бәбкәсе саклаучылар янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек. Алмаз ГАЛИЕВ, 10 яшь: -Бәбкә сакларга бер дә яратмыйм. Әни бит,...

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә каз бәбкәләре саклаучыларны еш очратырга була. Күп кеше йорт казы асрап та мәшәкатьләнми хәзер, инкубатордан чыкканны гына сатып ала. Күршебез әйтмешли, акчаң булса, өеңә үк китереп бирәләр.

Каз бәбкәсе саклаучылар янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек.

Алмаз ГАЛИЕВ, 10 яшь:

-Бәбкә сакларга бер дә яратмыйм. Әни бит, мәктәптән кайтуга чыгарып җибәрә. Кайвакыт аларны карап утыра торгач, кояшта йоклап та китәсең. Бер бәбкәне шулай карга алды инде...

Камәрия НУРГАЯНОВА, 75 яшь:

-Без гомер буе йорт казлары асрадык. Элек тә оя тутырып биби чыга иде. Быел да, Аллага шөкер, 15 кисәк. Беренче ун көнендә саклыйм да, аннары ашатырга гына чыгам мин. Ана каз белән ата каз бәбкәләрен үзләрен йөртәләр.

Мәдинә ГАВРИЛОВА, 63 яшь:

-50 баш каз бәбкәсе алдык. Бераз үскәнче көн саен саклыйм үзләрен. Ояда начар үсәләр бит алар. Яшел чирәм ашагач, күзгә күренеп калкалар. Безнең авылда зур бөя бар. Берәр айдан суга җибәрәбез. Каз - су кошы ул. Алар сусыз тора алмый. Исән-сау үссәләр, быел да "Каз өмәсе" ясарбыз. Каздан шактый зур табыш та алырга була. Узган ел берсен-берсен 2 меңнән сатып, 100 мең сум ача эшләдек. Шуның өчен без бәбкәләрне кечкенәдән яхшылап тәрбиялибез, күз карасыдай саклыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукмаралылар каз асрау табыш

erid: 2VtzqxWHLUk