Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Качману - теләкләр кабул була торган көн, диләр кукмаралылар

    Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күл өстенә бәке ясала. Качмануда бәкегә төшеп су коену гөнаһлардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Соңгы елларда...

    Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күл өстенә бәке ясала. Качмануда бәкегә төшеп су коену гөнаһлардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши.

    Соңгы елларда бу көнне су коенучылар аеруча күбәйде. Бозлы суга чумудан курыкмаган берничә райондашыбызның фикеренә күз салыйк:

    Андрей АФАНАСЬЕВ, Югары Чура авылы:

    -Качману ул безнең өчен олы дини бәйрәм. Авылыбызда, чиркәүдән ерак түгел, инеш бар. Бәке нәкъ менә шунда ясала, анда махсус җайланмалар урнаштырыла, баскычлар да куела. Чишмә буенда киенү-чишенү өчен шалаш корабыз, суга чумучыларга кайнар чәй әзерләп торабыз. Бәйрәм көнне чиркәүдә гыйбадәт кылына. Дин йортына килүчеләр Филипп атакайның вәгазен тыңлыйлар, савытларга салып сихри көчкә ия булган изге су да алып китәләр. Бу көнне Яр Чаллы, Казан һәм башка шәһәрләрдән дә авылдашлар кайта, массакүләм суга чуму вакытында да халык бик күп була. Массакүләм суга чуму 19 гыйнварда көндезге сәгать унбердә башлана. Узган ел бәкегә 200ләп кеше чумды. Бозлы суга керүчеләр арасында ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар, балалар да шактый иде. Мин үзем дә бу бәйрәмдә ел саен суга керәм, бер дә калганым юк. Суга төшкәндә Ходайның сине ярдәменнән ташламавына чын күңелдән ышанырга, үзеңә, якыннарыңа сәламәтлек, имин тормыш, уңышларның мул булуын сорарга кирәк.

    Лилия ЕГОРОВА, Кукмара бистәсе:

    -Беренче тапкыр бозлы суга узган ел кердем. Аңарчы җай да булмады, вакыт та җитми иде. Әмма кышын, нәкъ менә шушы көнне бер тапкыр суга керсәң, организмга ел дәвамына җитәрлек энергия туплана икән ул. Пар күтәрелеп торучы суга өч тапкыр кач кылып чумасың, аннан да рәхәте юк! Судан чыккач, шундый җиңеллек сизәсең, гәүдәләр чистарынып, сафланып калгандай була. Күпләр: "Йөрмәгез, салкын тидерәсез бит", - диләр. Мин куркырлык берни дә күрмим. Киресенчә, үзеңне яңадан тугандай хис итәсең. Аллага шөкер, узган ел үзем дә, ирем Сергей да бер тапкыр да салкын тидереп авырмадык. Өйгә кайткач, изге су белән улыбызны да коендырдык әле, рәхәтләнеп изрәп йоклады шуннан соң. Бераз үскәч, аны да бәкегә алып барырга уйлыйбыз. Быел исә җизни һәм иремнең сеңелкәшләрен дә үзебез белән алабыз.

    Рәмилә ГАРИФУЛЛИНА, Минзәлә шәһәре:

    Реклама

    -Мин тумышым белән Кукмара районыннан. Милләтем буенча татар булсам да, рус кешесенә кияүгә чыкканлыктан, аның белән ел саен бәкегә су коенырга бара идем. Салкын суга керү баштарак куркытса да, соңрак ияләшәсең. Качмануны теләкләр кабул була торган көн, диләр бит. Шуның өчен мин дә, башкалар белән беррәттән, уй-хыялларымны барлап, теләкләремне әйтеп суга чума идем. Көне дә салкын була бит әле аның. Суда алай туңмыйсың, чыккач кына шактый калтырата ул. Шуның өчен тиз генә кайнар чәй эчәргә кирәк. Умыртка баганасында бүсер барлыкка килеп, табиблар салкыннан сакланырга кушканлыктан, инде берничә ел суга чумганым юк. Шулай да кышын кызу мунчадан тиз генә йөгереп чыгып, тәннәрне кар белән ышкып алам.

    Виталий ИВАНОВ, Кукмара бистәсе:

    -Энем Артур, дустым Алексей белән Качману көнне суга чумарга Вятка Аланына төшү безнең өчен матур традициягә әйләнде. Быел да барырга уйлап торабыз. Салкын суга кереп чыкканнан соң, тәннәр чемердәп, кызышып тора, эчке дөньяң да чистарып калгандай була. Бәйрәм көнне су да җылырак кебек тоела әле ул. Моның, мөгаен, берәр хикмәте бардыр...

    Сүз уңаеннан: Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак.

    Сак бул!

    Табиблар кышкы суга чумуны кискен һәм хроник (көчәйгән чорында) чирләр - тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы авырулары булган кешеләргә киңәш итмиләр.

    фото: http://www.zakon.kz/4596519-v-kostanajjskojj-oblasti-opredeleny.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: