Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Җиңү килде җирне нурга күмеп...

    Дәһшәтле сугыш нәтиҗәсендә барлыкка килгән окоп чокырлары тигезләнеп, янып кара туфракка әйләнгән шәһәр-авылларның көлләре инде юкка чыкса да, 1941 елның 22 июне халык хәтерендә мәңге җуелмас. 1945 елда Совет гаскәрләре фашист илбасарларын тар-мар итә. Бөек Җиңү алып килгән 9 Май - туган ил, азатлык, иминлек өчен зур югалтуларга барган, үз-үзләрен...

    Реклама

    Мария ЕГОРОВА, Лельвиж авылы:
    -Җиңү бәйрәме - канкойгыч сугыш тәмамланган көн ул. Яу кырында башларын салганнарны билгеле бер датада гына түгел, һәрвакыт истә тотарга кирәк. Мин тумышым белән Түбән Күзмис авылыннан. Әтиебез Павелны бөтенләй хәтерләмим. 1942 елда сугышка алына да, Польша җирләрендә мәңгелеккә ятып кала ул. Без гаиләдә бер-бер артлы туган дүрт бала идек. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт - барысы да баштан узды. Хәзер, Аллага шөкер, бик яхшы, мул тормышта яшибез. Сугышлар була күрмәсен, имин тормышта яшәүгә ни җитә!
    Зоя ИШТУГАНОВА, Поч.Кучук авылы:
    -9 Май - безнең өчен икеләтә бәйрәм. Сигезендә улымның гомер бәйрәмен, ә тугызында Җиңү көнен билгеләп үтәбез. 9 Май шатлыклы, шул ук вакытта моңсу бәйрәм ул. Сугыш җиле бер гаиләне дә читләтеп үтми - кемнеңдер газиз баласы, ә кемнеңдер әтисе, туганы сугыш кырында үлеп кала. Мәктәптә 9 Май көнне ел саен митинг уздырыла, ветераннар чакырыла, һәйкәлгә венок салына. Яшь буын үзенең геройларын онытмаска тиеш.
    Гөлназ ИСЛАМОВА, Битләнгер авылы:
    -Дулкынландыргыч бәйрәм ул. Бабам Мөнир сугыш башлануның беренче көннәрендә үк ут эченә керә һәм чит җирләрдә ятып кала. Битләнгер авылыннан 84 ир-егет сугышка алына, шуларның 75е яу кырында мәңгелеккә башын сала, хәбәрсез югалучылар да була. Исән-имин туган як туфрагына аяк басканнарның да саны елдан-ел сирәгәя. Түбән Өскебаш авыл җирлегендә нибары бер ветеран бар, Югары Өскебаш авылында яши ул. Бүгенге тыныч тормыш өчен һәлак булганнарны беркемнең дә онытырга хакы юк.
    Нурия МИНҺАҖЕВА, Кукмара поселогы:
    -1945 елның 9 Мае - илебез тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе ул. Сугыш һәм тыл ветераннары өчен сөенечле, күз яшьле бәйрәм дисәк тә ялгыш булмас. Җиңү көнен якынайту өчен сугыш эчендә кайнаган, дусларын-якыннарын югалткан ветераннарның хис-кичерешләрдән күңелләре тулып ташый.
    Мин үзем укытучы буларак, балаларга патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур басым ясыйм. Элегрәк мәктәптә эшләп сугышка алынган ветераннар белән очрашулар уздыра идек. Кызганыч, бүгенге көндә аларның берсе дә исән түгел. Әмма сугыш елларында мөгаллимлек иткән тыл ветераннары укучылар янына бик теләп киләләр, үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар. Өлкән буын сөйләгәннәрдән, архив материалларыннан чыгып, "Мәктәп - сугыш елларында" дигән тупланма әзерләдем. Анда сугыш елларында балаларга белем биргән укытучылар, ул вакытлардагы укыту-тәрбия эшенең торышы, уку программалары хакында язмалар урын алды. Ул елларда аеруча тарих, география фәннәренә, физик тәрбия бирүгә нык игътибар бирелгән. Ач-ялангач булуга да карамастан, балаларның белемгә омтылуын хәзерге заман укучыларына үрнәк итеп күрсәтәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: