Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Ә хәзер...реклама

Диванга кырын ятып, бар дөньяңны онытып телевизордан яраткан сериалыңны караганда реклама "килеп керсә", и ачу чыга инде ул. Дөньяда нәрсә бар, һәммәсен рекламалыйлар бит. Һаман саен карый торгач кызыктыра да әле ул, кирәксә-кирәкмәсә дә файдаланып карыйсы килә. Вакытлы матбугатта да рекламаның чиге юк. Кемдер сата, кемдер ала... Ә менә сезнең...


Н.ГАЙНЕТДИНОВА, Сабанчино авылы:
-Рекламага мөнәсәбәтем уңай, кирәк ул. Газетадан укыйм, ә менә телевизордагысын бик өнәп бетермим. Аның каравы кечкенә балалар реклама өчен "үлеп" торалар. Музыкасы матур, рәсемнәре дә якты, төсле, бизәлеш югары дәрәҗәдә - кызыктыра беләләр. Зәңгәр экраннар аша исерткеч эчемлекләр кулланучы, тәмәке тартучыларны күрсәтмәсеннәр иде ул. Болар яшь буынга начар йогынты ясый.
Светлана ФИЛИПОВА, Түбән Чура авылы:
-Рекламасыз берничек булмый, нәрсәгә генә тотынсак та иң беренче эш итеп газетадан белдерү эзли башлыйбыз. Мин белдерүләрнең барысын да укыйм, үземне кызыксындырганнарын сайлап, язып алам. Телевизордагысы эчне пошыра, әмма аңа да түзәргә була. Реклама күрсәтә башласалар, балалар уеннарын ташлап тизрәк карарга йөгерәләр. Балалар ашамлыкларын, даруларны бигрәк оста рекламалыйлар бит, күз алгысыз.
Тимерхан ГЫЙЛӘҖЕВ, Адай авылы:
-Белдерүләргә мөнәсәбәтем уңай. Газетадан иң элек алу-сату рубрикасы белән танышам, район халкының ниләр сату итүе белән кызыксынам. Телевизордагысы да үз урынына бик кирәк. Кайберәүләр, сыра турындагы реклама күрсәтә башласалар, кызыктыра, диләр. Мин үзем инде 1991 елдан сәламәт яшәү рәвеше алып барам, эчү-тарту белән мавыкмыйм. Шуның өчен андыйларына да исем китми.
Фәүзия ханым, Кукмара поселогы:
Кайда карама реклама хәзер: газета-журналлар эченә дә тыгалар, кибетләргә керсәң дә бирәләр - һәркем товарын үзенчә мактый. Мин инде олы яшьтә, бәлки, белдерүләрнең ни өчен шулай күп булуын аңлап та бетермимдер. Әмма күпкатлы йортларның подъезд ишегенә ябыштырулары бер дә килешә торган эш түгел. Кубарып алып, чиста итеп юып кына куябыз, иртәгесен чыгуыбызга тагын "чәпеп" киткән булалар. Үзебез яшәгән йортны чиста, матур итәсебез килә, әмма рекламачылар белән көрәшә алмыйбыз. Газетага, радиога бирсәң акча түлисе бит, монда исә бушка. Бер көнне ишектә пластик тәрәзәләр ясау, икенче көнне фатир, гараж сату кебек белдерүләр урын ала... Шуның өчен реклама бөтенләй бетерелсә дә бер сүзебез юк.
И.ХӘБИБУЛЛИН:
-Мин үзем Кукмарада туып-үстем, әмма хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшим, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Безнең эштә рекламасыз берничек булмый. Сәүдә гөрләп барсын өчен продукцияңне даими рәвештә газета, радио-телевидение аша рекламаларга кирәк. Мин шәһәр һәм район редакцияләре, шул исәптән "Хезмәт даны" газетасы белән дә тыгыз элемтәдә торам, белдерүләребезне район халкы укый, хезмәтләребездән теләп файдалана. Үзем дә башкаларның белдерүләрен карап, укып барам. Безнең районда конкурентлык көчле. Реклама халыкны җәлеп итәрлек булырга тиеш, дигән принцип белән эшлим һәм шуңа омтылам.
Сораштыруны Алсу ИДРИСОВА үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU