Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Хокукларыгыз якланамы?

    15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне. Россиядә бу көн 1992 елдан, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы закон кабул ителгәннән соң билгеләп үтелә башлый. Ә сез үзегезнең хокукларыгызны беләсезме? Сораштыруыбыз шул хакта.

    Реклама

    Габделфаяз СИРАҖЕТДИНОВ:
    -Алтынчы дистәне тутырдым инде, беркайчан кибеттән әйбер алганда сатучылар белән тавышка кергәнем булмады. Нәрсә бирделәр, шуны алдым. Кайбер кеше бик вакчыл була бит ул, чебеннән дә фил ясый. Бераз тәм кергән ярты литрлы савыттагы сөт өчен дә дулап йөрүчеләрне күргәнем бар. Җәй көннәрендә безгә кадәр кайтып җиткәнче бераз бозыладыр да инде, нишлисең.
    Альмира ШӘКҮРОВА:
    -Мин кибеткә керсәм, беркайчан тиз генә чыга алмыйм. Сөт-май продуктларын алган вакытта куллану срогын карыйм, хәтта составына кадәр тикшерәм. Зур кибетләрдә бераз искергән продуктларны өскәрәк куялар бит ул, яңалары һәрчак артта була. Сатып алучылар әлеге очракка да игътибар итсеннәр иде. Күп кеше касса чегын алмый, аңлашылмаучанлык килеп чыккан очракта әлеге товар үзләренеке булса да, чек булмаса кибетче тыңлап та тормый сине. Шуның өчен һәрчак игътибарлы булырга кирәк.
    Валентина ФЕДОРОВА:
    -Үз хокукларым турында бөтенләй белмим дисәк тә була. Бервакыт шактый кыйммәт бәягә кышкы аяк киеме алдым. Әмма табаны атна-ун көннән ярылды. Итегемне күтәреп кире кибеткә барган идем, әллә нинди сүзләр ишетеп, гайрәтем чигеп кайттым. Сатучы ханым минем адреска ни генә әйтмәде, янәсе, мин аяк киемен дөрес кимәгәнмен, кызу мич янына куйганмын. Хәзерге заманда кем мичтә аяк киеме киптерсен инде?! Кәефем төште, хәзер Кукмарага килсәм дә, ул кибеткә кермим. Ярылган итекнең табанын ремонтлаттым, яңа булгач, ташларга кызганыч булды.
    Илшат БӘДРЕТДИНОВ:
    -2006 елдан кулланучыларның хокукларын яклау белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шөгыльләнә. Без Кукмара, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Әтнә районнары халкына хезмәт күрсәтәбез. Узган ел халыктан 613 мөрәҗәгать кабул ителгән иде. Быел исә 10 кешегә белешмә бирдек. Гадәттә, безгә кулланылыш вакыты чыккан товарга юлыгучылар мөрәҗәгать итә. Кемдер язма рәвештә гариза язып калдыра, ә кемдер интернет челтәрендә tatzpp.ru адресы буенча хат юллый. Бер хәбәр дә игътибардан читтә калмый, халыкка хатлар, гаризалар язарга булышабыз, белешмәләр бирәбез. Юристларыбыз өченче зат буларак судта да чыгыш ясый. Үз хокукларыгызны якларга курыкмасагыз иде.
    Рамил КАДЫЙРОВ:
    -Мин үзем бу як кешесе түгел, әмма биредә эшлим. Кукмарада кайбер азык-төлек кибетләрендә сатучылар күзгә карап алдыйлар. Берничә мәртәбә кипкән, каткан ризыкка туры килдем. Яңа гына кайтты, дип мактый-мактый саталар әле алар. Безнең үзебездә андый хәл булмагач, бу күренеш миңа бик сәер инде, билгеле. Беркайчан да үз хокукларымны даулап йөрмәдем. Файдасы бардыр дип тә уйламыйм.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: