Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Хоккейны кем ярата?

Сентябрьдә башланган хоккей чемпионаты дәвам итә. Яраткан командалары уйнаганда ирләрне телевизор экраннарыннан "кубарып" алам димә. Ә инде уенчыларны өйдән торып өйрәтеп утыруларын ишетсәң, Зиннәтулла Билалетдиновны "алыштырырдай" кешеләр күп икән бездә, дип уйлап куясың. Хоккейны ярату сере нидә икән соң? Әлеге сорауга җавап табу йөзеннән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Альберт Рамазанов, 62 яшь, Кукмара поселогы:
-Хоккей уенын балачактан үз итәм. Мәктәптән кайтуга ук малайлар белән боз өстенә ашыга идек. Ял көннәрендә, ашауны да онытып, иртәдән кичкә кадәр кәшәкә сукканыбыз истә. Кәшәкәләр хәзергедәй кибетнеке түгел иде, аларны безгә карама агачының кәкре ботаклары алыштырды.
Хәрби хезмәтне Мәскәүдә үткәндә хоккей белән кызыксынуым тагын да артты. Элгәре анда "Известия" газетасы призына төрле илләр командалары катнашында хоккей ярышлары уздырыла иде. Армиядән кайткач та ун ел рәттән әлеге ярышларны карарга барып йөрдем. Хәзер мин - "Ак Барс" командасының җанатары. Аның уеннарын күрергә Казанга, Түбән Кама шәһәренә барырга тырышам. Бервакыт телевизордан яраткан командамның җиңелүен күргәч, кан басымым бик югары күтәрелеп, "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килде. Хатынымның бу мавыгуыма каршы сүз әйткәне юк. Өебездә дүрт телевизор бар, һәркем үзе теләгән тапшыруны карый.
Марсель Ганиев, 75 яшь, Кукмара поселогы:
-Хоккей белән кызыксынуыма илле еллап булыр. Элгәре уеннар кызыграк үтә, спортчылар да үзебезнекеләр, сатып алынган чит ил егетләре түгел иде. Данлыклы ЦСКА командасы өчен җан атып, аның уеннарын төннәр буе карап утырган чаклар булды. Кукмаралылар Вахит урамындагы, 2нче һәм 3нче урта мәктәпләр каршындагы хоккей мәйданчыкларын хәтерлидер әле. Төрле районнардан килгән командаларның бозда очрашуларын карарга бик күп халык җыела, бу чаралар бәйрәм төсмерен ала иде.
Хоккейны яратуым улым Илдарга да йокты. Ул "Олимп" боз сараенда тренер булып эшли, балаларны хоккей серләренә өйрәтә. Алар Россия, Татарстан күләмендәге ярышларда уңышлы катнашып киләләр.
Алмаз Гыйльметдинов, 20 яшь, Казан аграр университеты студенты:
-Кечкенәдән үк әтиемә ияреп хоккей уеннарын телевизордан карарга күнектем. Икебез дә - "Ак Барс" командасы җанатарлары. Уенчыларының барысын диярлек беләм. Җиңелсәләр, артык борчылмыйм: тырышып уйнасыннар!
Галина Васильева, Вятка Аланы шәһәре:
-Иремнең хоккейга мөкиббән булуына һич ачуым килми. Кайдадыр эчеп-исереп яисә начар компанияләргә кереп йөргәнче, телевизор каршында утыруы күпкә яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU