Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Гореф-гадәтләр онытылмый

    19 гыйнварда христиан дине тотучылар Кач ману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Суны элек-электән иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух өрүче дип санаганнар. Кач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану булган. Ә сез Кач ману...

    Реклама

    Любовь АБРОСИМОВА, Пчеловод авылы:
    -Кач ману - христиан динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе ул. Ул көнне без Югары Чурага чиркәүгә барабыз. Анда халык бик күп җыела. Келәү әйткәннән соң, елгадагы бәкедә су коеналар. Кач мануга каршы төндә авыл халкы чишмәдән су ташый. Изгеләндерелгән суның өстен каплап алып кайтабыз, хәстәрләп икона каршына куябыз. Әлеге су еллар буе торса да бозылмый. Авырган вакытта шул суны эчсәң, гәүдә җиңеләеп калгандай була. 10 яшьлек улым төнлә саташа иде, аңа эчердем, файдасы булды. Кач манудан соң бер атна кер юарга, суны кирәкмәгәнгә исраф итәргә ярамый, дигән ырым бар. Кечкенә балалары булмаганнар нәкъ шулай эшли дә. Бәйрәм туганнар, дуслар белән мул табын артында төнгә кадәр дәвам итә.
    Раиса ПЕТУХОВА, Танькино авылы:
    -Без Кач ману көнне иртән-иртүк, кеше аяк басканчы чишмәгә суга барабыз. Иң элек суга кач манасың, аннары савытыңа тутырасың. Әлеге изгеләндерелгән суны көнкүрештә файдаланабыз, аш та пешерәбез, чәй дә кайнатып эчәбез. Суның бер өлешен исә банкаларга тутырып алып куям. Балаларга күз тигәндә аларның бит-кулларын юып җибәрсәң, файдасы зур.
    Татьяна МИХАЙЛОВА, Югары Чура авылы:
    -Кач ману бәйрәмен уздыру җирлегебездә матур традициягә әйләнде. Иң элек бар халык чиркәүгә килә. Анда келәү әйтелә, үлгәннәргә, исәннәргә шәмнәр куела. Кичтән мәктәп балалары белән бергә чиркәүгә чишмәдән су ташыйбыз. Әлеге изгеләндерелгән суны һәркем үзе белән алып китә ала. Шулай ук суны алып килеп сафландыручылар да бар. Кач мануда гадәттә көннәр бик салкын була. Ләкин шулай булуга да карамастан, бәкедә су коенырга килүчеләрнең саны кимеми, елдан-ел арта гына. Су коенучыларның берсе дә авырмый, бу көнне су җылы була, дип сөйлиләр. Әмма үземнең бәкегә кергәнем юк. Елга буенда шашлыклар пешерәбез, бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп бара.
    Эльвира АНДРЕЕВА:
    -Мин - Кукмара кызы, әмма хәзерге вакытта гаиләм белән Вятка Аланында яшим. Тормышыбызны христиан дине кануннары буенча алып барабыз, бәйрәмнәрдә генә түгел, даими рәвештә чиркәүгә йөрибез. Мин 19 гыйнварда тормышка чыктым, кызыбыз Евгения дә бу көнне дөньяга килде, шуның өчен Кач ману безнең өчен өчләтә бәйрәм. Кач мануда ел саен бәкегә су коенырга төшәбез. Ирем дә, үзем дә, кызыбыз да суга керәбез. Аллага шөкер, бер тапкыр да салкын тиеп авырганыбыз юк.
    Әлеге бәйрәм белән бәйле ышанулар, ырымнар да бик күп. Кач мануга каршы төндә тормыш кормаган егет һәм кызлар урамга чыкканнар һәм үтеп баручыларның исемнәрен сораганнар. Халык ышануы буенча насыйп ярларының исеме нәкъ менә шундый булган. Шулай ук кызлар ишек төбенә чыгып сул аякларының башмагын үз алларына ташлый торган булганнар. Аяк киеменең башы кайсы тарафка күрсәтсә, булачак кияү шул яктан килә. Башмакның башы артка таба карап торса, бу исә кыз бу елны кияүгә бармый, дигәнне аңлаткан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: