Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Билетмы, “проездной”мы?

Айлык ташламалы юл йөрү билетларыннан(проездной) файдаланучыларны 1 гыйнвардан яңалык көтә, бу билет белән автобуска 30 тапкыр гына утырырга мөмкин булачак. Яңалыкка мөнәсәбәтегез нинди? Сораштыруыбыз шул хакта.

Альбина Закирова, "Кукмор-Транс" җәмгыятенең әйдәп баручы бухгалтеры:
-Бердәм айлык социаль юл йөрү билетларыннан даими файдаланучылар безнең районда да бар. Әйтик, ноябрь аенда 194 өлкән кеше (аларның күпчелеге эшләүче пенсионерлар һәм инвалидлар), 98 бала, 99 социаль хезмәткәр шушындый билетлар белән йөргән. Билгеле, безгә бу файдалы түгел. Уйлап карагыз, 322 сумлык айлык билет автобуска 50 тапкыр утыруга исәпләнгән, ә өйләренә төшке ашка кайтып йөрүче кукмаралылар исә автобустан көненә дүрт тапкыр файдалана. Шуны уртача 25 эш көненә тапкырласаң, аена 100 тапкыр килеп чыга, ягъни бүгенге билет бәясе белән 1000 сум дигән сүз. Аерманы сизәсезме? Дөрес, аның бер өлеше бюджеттан компенсацияләнә, ә калганы безгә зыян булып ята. Мәсәлән, ноябрьдә айлык социаль билетлар 113358 сумга сатылды. Бу билетлардан файдаланучыларны автобуста йөртү чыгымнары 381050 сумлык булды, шуның 66848 сумы гына бюджеттан капланды. Бер айда гына 200844 сумлык зыянга эшләгәнбез.
Автобуска 30 тапкыр утыруга исәпләнгән айлык социаль билетлар кайтты инде. Аңлашыладыр: аның пачкасында 30 талон бар. Бу талоннардан Казанга баргач та файдаланырга мөмкин.
Асия Якупова, пенсионер, Манзарас авылы:
-Айлык социаль билет алган юк, чөнки автобуслар расписаниесе безнең өчен уңайлы түгел. Үзәк район дәваханәсенә бару өчен, гадәттә, такси чакыртабыз: бездән йөрүче автобус анда кадәр үк бармый бит.
Валентина Курочкина, пенсионер, Кукмара поселогы:
-Миңа инде 80 яшь, автобус белән еш йөрер җирем юк, аена ике-өч тапкыр гына утырып, үз йомышым белән барып кайтам. Яңа айлык социаль билет күпме торачак соң? 342 сум? Кыйммәткәрәк төшә икән: бер талон бәясе 11 сум 40 тиен була түгелме? Ә бит билет бәясе 10 сум гына.
Рәшит Шәйхетдинов, пенсионер, Зур Кукмара авылы:
-Мин үзем күп вакыт машина белән йөрим, айлык билеттан файдаланганым булмады. Әле беркөн Казан радиосыннан сораштыруны тыңлап утырдым: казанлылар бу яңалыктан һич канәгать түгел. Аларга бит кирәкле җирләренә кайчак ике-өч транспорт белән барырга туры килә, күпмегә генә җитә ул 30 талон? Халык өчен сөенечле яңалык түгел инде бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X