Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Алар - безнең яклаучыларыбыз

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Р.Зинәтуллин барлык эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен, ветераннарны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлый, эшләрендә, тормышларында уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек тели.


Эчке эшләр бүлеге системасында эшләүчеләрне агымдагы елның 1 мартыннан рәсми рәвештә полиция хезмәткәрләре дип атасалар да, күпчелек барыбер элеккечә - милиция дип йөртә аларны. Матур традиция буенча билгеләп үтелүче милиция көнендә быел да погонлы хезмәткәрләр котлау һәм мактау сүзләре ишетми калмас. Район халкы полиция хезмәткәрләренең эшеннән канәгатьме? Бәйрәм уңаеннан аларга нинди теләкләрегез бар? Сораштыруыбыз шул хакта.
Ә.МИНЕМУЛЛИНА, Кукмара поселогы:
-Мин Фәхретдин Заһидуллин урамында яшим. Аллага шөкер, безнең микрорайонда бик тыныч. Милиция хезмәткәрләренә үз гомеремдә бер дә мөрәҗәгать иткәнем, алар белән элемтәгә кергәнем булмады, шуның өчен уңай, тискәре якларын тәфсилли алмыйм. Барчасын да бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Исән-сау, хәвеф-хәтәрләрсез эшләсеннәр. Алар - безнең саклаучыларыбыз.
Р.СӘМИГУЛЛИНА, Мәмәшир авылы:
-Әле күптән түгел генә полиция хезмәткәрләре белән бәйле бер очрак булды. Өй телефоныннан туганнарыбызга шалтыраттым, әмма алар алмадылар. Берникадәр вакыттан соң үземнең телефон чылтырады. Анда исә ир-егет тавышы: "Мин полициядән. Нишләп безгә шалтыратып уйныйсыз, хәзер штрафка тартабыз бит",- ди бу. Бик борчылдым, бу турыда участок уполномоченные Марс Хисмәтуллинга сөйләдем. Баксаң, безнең линия буталу сәбәпле, шалтыратканда милициягә эләгә икән. Марс алар өчен гафу үтенде, телефон линиясен дә төзекләндерделәр. Полиция хезмәткәреннән гафу үтенү сүзе ишеткәч, күңелгә рәхәт булып китте. Барлык полиция хезмәткәрләренә намуслы эшләсеннәр иде, дип әйтәсем килә.
Р.КАДЫЙРОВА:
-Минем Кукмарада әбием яши, шуның өчен ике атнага бер аның янына кайтып хәлен белергә тырышам. Чираттагы ялдан Казанга китешемдә бер танышымның машинасына утырдым. Поселокны чыгып озак та бармадык, юлдашымның чит ил автомобиле юл фаҗигасенә очрады. Бәхеткә каршы, иминлек "мендәр"ләре эшләде, бернинди тән җәрәхәтләре алмадык. Һәлакәт урынына ЮХИДИ инспекторы Салават Баймиев килде. Хәлебезне белеште, бик итагатьле сөйләште ул безнең белән. Тиешле документларны тутыргач, полиция хезмәткәре юлдан хәрәкәт итүче машиналарны туктатып, аларның Казанга бару-бармауларын сорашты, биш-ун минуттан мин инде җылы машина эчендә идем. Салават Баймиевка зур рәхмәт. Бәйрәм уңаеннан аңа нык сәламәтлек, озын гомер, эшендә, тормышында уңышлар телим.
М.АНДРЕЕВА, Кукмара поселогы:
-Минем ике туганымның да уллары полициядә хезмәт итә. Бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эш урынында алар. Көне дә, төне дә юк эшләренең. Төнге хезмәткә чыгып киткәндә әти-әниләре ут йотып ята инде аларның - дөнья әшәкелек белән тулган бит. Исән-сау булсыннар, хәсрәтләрен күрергә язмасын. Барлык полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Дөньялар тыныч, имин булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU