Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

18 ноябрь - Кыш бабайның туган көне

Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, бүген ул бәйрәмен билгеләп үтә, диделәр. Кыш бабай дигәч, сездә нинди тәэсирләр уяна, туган көне уңаеннан аңа нинди теләкләрегез бар? Сораштыруыбыз шул хакта.


Гөлназ МОСТАФИНА, Кукмара поселогы:
-Кыш бабай дигәч, ап-ак кар өстеннән капчыгын асып, таягына таянып, шат елмаеп баручы Кыш бабай күз алдыма килә. Аның турында сөйләшә башлауга ук күңелне шатлык хисе били башлый. Ул килер алдыннан ниндидер могҗиза көтәсең, ул киткәч тә ниндидер үзгәрешләр булыр кебек тоела. Аның юк икәнен белсәң дә, күңелең белән ничектер ышанасың. Кыш бабай гел яшәсен, ел саен килеп безне сөендереп торсын, балаларыбызны үзенең күчтәнәчләре белән шатландырсын иде.
Регина МУСИНА, Кукмара поселогы:
-Кыш бабай диюгә, бүләкләр, могҗиза, Яңа ел күзаллана. Мин үзем аның барлыгына ышанмасам да, кечкенә улым ел саен Яңа ел алдыннан фатирыбызның балкон тәрәзәсеннән теләкләр язылган кәгазь самолетны Кыш бабайга очыртып җибәрә. Икенче көнне балалар бакчасына барганда ул урынны йөгереп барып карый да: "Минем самолетым очып киткән",- дип сөенә. Кыш бабайдан үземә бәхет, яңа йорт, сәламәтлек, улыма кечкенә энекәш яки сеңелкәш сорасам, аңа озын гомер, тынычлык-иминлек, байлык (чөнки Кыш бабайга бүләкләр алу өчен акча күп кирәк) телим.
Илдар ВАГЫЙЗОВ, Манзарас авылы:
-Кыш бабай дигәч, төрле костюмнар киеп чыршы әйләнәсендә чабышып йөргән, чын Кыш бабай дип ышанып каушый-каушый шигырьләр сөйләгән, куанып бәйрәм пакетлары күтәреп кайткан балалар күз алдына килә. Бер кат сабыйлык чорына да кайтып аласың. Яңа дигән сүзгә бәйле рәвештә яңа тормыш башланыр, авырлыклар артта калыр дигән өмет, ышаныч уяна. Ә теләгемә килгәндә, көтелмәгән шатлык-куанычлар безгә дә һәрвакыт очрап торсын, Кыш бабай -карт бабай булса да гел шундый актив, яшь күңелле булып калсын. Яшәсен Кыш бабай!
Гөлнар КӘРӘМОВА, Зур Кукмара авылы:
-Безнең кечкенә чактагы Кыш бабайлар юк инде ул, чөнки алар хәзер Санта Клауска әйләнделәр. Мин аның барлыгына чынлап торып ышана, башка вакытта эләкмәгәнлектән, эрбет чикләвеген нәкъ менә Кыш бабай гына алып килә дип уйлый идем. Чөнки элек профсоюз әгъзаларының чыршы бәйрәменнән соң, Кыш бабай чанага утырып, бүләкләр өләшеп йөри иде. Хәтерлим әле, 2-3 сыйныфларда укыганда сыйныфташлар белән һәрберебез үз теләкләрен язып, уку-кирәк яраклары сорап, бер конвертка салган идек. Ни гаҗәп, аларның һәрберсе үтәлде. Аннан тыш, зур открытка белән котлау да килгән иде. Мин бу бүләкләрнең барысы да Кыш бабайдан дип уйлаган идем, аны укытучыбыз Лилия апа әзерләгәнен үсә төшкәч генә аңладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU