Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Прокуратура

Район прокуроры Ришат Шакиров: “Без явыз бәндәләр тозагына эләгүдән балаларны сакларга тиеш”

Район прокуроры Ришат Шакиров поселокның өченче һәм дүртенче урта мәктәпләрендә булып, югары сыйныф укучылары һәм укытучылар коллективы белән очрашты. Вакытлы матбугат, радио-телевидение, Интернет челтәрендәге яңалыкларга күз салсаң, һәрберсендә диярлек террорлык һәм экстремистлык белән бәйле хәбәрләргә юлыкмый калмыйсың. Сүриядә барган сугыш аеруча куркыта. Күпме кешенең гомере өзелә бит анда, яраланучыларның, җимереклекләрнең...

Район прокуроры Ришат Шакиров поселокның өченче һәм дүртенче урта мәктәпләрендә булып, югары сыйныф укучылары һәм укытучылар коллективы белән очрашты.

Вакытлы матбугат, радио-телевидение, Интернет челтәрендәге яңалыкларга күз салсаң, һәрберсендә диярлек террорлык һәм экстремистлык белән бәйле хәбәрләргә юлыкмый калмыйсың. Сүриядә барган сугыш аеруча куркыта. Күпме кешенең гомере өзелә бит анда, яраланучыларның, җимереклекләрнең исәп-хисабы юк. Кан коючы "ДАИШ" (Россиядә тыелган "ИГИЛ" төркеменең гарәпчә исеме) вәкилләрен генә алыйк. Туры юлдан тайпылган, явызлыкның соңгы чигенә җиткән әлеге бәндәләр олыны да, кечене дә аямый. Көннән-көн күбрәк халыкны, аеруча яшь кызларны-егетләрне, балаларны үз ятьмәләренә эләктерү өчен Интернет аша социаль челтәрләрдә дә нинди генә төркемнәр ачмыйлар, нинди генә видеороликлар таратмыйлар, мөрәҗәгатьләр әзерләмиләр алар?!

-Кан коючыларның тәмле телләренә ышанып, "ДАИШ" сугышчылары тарафыннан вербовкаланучыларның күбәюе барыбызны да сагаерга мәҗбүр итә, - дип ассызыклады прокурор укытучылар белән очрашу вакытында. - Мәскәү дәүләт университетының философия факультеты студенты Варвара Караулованың язмышын да күпләр хәтерлидер. "ВКонтакте" социаль төркемендә таныш түгел ир-егет белән аралаша башлаган кыз гарәп теле курсларына языла, көнчыгыш мәдәнияты белән кызыксына башлый, ислам динен кабул итә. Хәлифәттә гарәп кәләше булырга җыенган Варя туган ягына кайтарылып, сак астына алынды. Мондый төр мисалларны бик күпләп китерергә булыр иде. Вербовкаланып киткәннәрне ниләр көткәнен хәтта күз алдына да китерергә куркыныч. Бүгенге яшь буын күп вакытын Интернет челтәрендә уздыра, үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзли. Әгәр кайбер балаларның социаль челтәрләрдә ачылган шәхси битләренә күз салсаң, анда ниләр генә күрмисең! Әле яши дә башламаган килеш тормыштан тую, җавапсыз мәхәббәт, әти-әниләр белән киеренке мөнәсәбәтләр дисеңме... Рекрутерларга әнә шундый яшьләрне җәлеп итү бик күпкә җиңел. Без явыз бәндәләр тозагына эләгүдән үзебезнең балаларны саклап калырга, аларга мондый төр аралашуларның соңгы чиккә билет булачагын төшендерергә тиешбез.

Бер укытучы тарафыннан прокурорга: "Интернет челтәрендәге яшь буынга начар тәэсир итүче әлеге сайтларны юкка чыгару мөмкинме?" - дигән сорау бирелде.

-Бөтен дөньяга таралган мондый төр сайтларның эшчәнлеген туктатып бетереп булмаячак. Чөнки берсен генә блокировкалау өчен дә айга якын вакыт уза, ул вакыт эчендә аның урынына йөзләгәне пәйда була. Район прокуратурасында ул өлкәдә эш алып барыла, - диде Ришат Шакиров. - Әти-әниләр, укытучылар да балаларның буш вакытларын ни белән уздыруларына игътибарны арттырсыннар, басым күбрәк тәрбиягә бирелсен иде.

Район прокуроры укучылар белән аралашканда наркотик матдәләрнең зыяны, алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең күбәюе турында сөйләүгә тәфсилләбрәк тукталды. Интернет-кибетләрдән товарлар сатып алам дип, акчасын җилгә очыручылар хакында да сүз булды.

4нче мәктәптә узган очрашуга ветеран прокурор Шамил Фатыйхов та килгән иде. Аның моннан берничә дистә ел элек Мамадыш районында яшүсмерләр тарафыннан кылынган коточкыч җинаять турында сөйләвен укучылар тын да алмый тыңлады. Кая барып бәрелергә белмичә, анда-монда сугылып йөреп, эчү-тарту, урлашу кебек начар гадәтләргә иярүнең ахыры аяныч тәмамлана. Читкә этәрелеп, "ала карга" исеме алган 16 яшьлек егет яшьтәшләре тарафыннан үтерелеп, шактый вакыт узгач кына елгадан табыла. Җинаятьчеләр исә үз җәзаларын алалар. "Киләчәгегез турында бүгеннән үк уйлагыз, тырышып укыгыз, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз. Җиңел юл белән килгән акчалар беркайчан рәхәтлек китерми. Сез дөньякүләм пәрәвез челтәре эчендә кайныйсыз. Аннан үзегезгә кирәкле мәгълүматларны гына алырга, юк-бар белән башыгызны чуалтырга тырышмагыз", - дип мөрәҗәгать итте ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев