Район прокуроры Лубян халкы белән очрашты (фото)
Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров, урынга барып, Лубян җирлеге халкын кабул итү үткәрде.
Прокурор белән шәхси очрашуга дүрт кеше килгән иде. Гражданнарны борчыган сораулар мәктәптә балаларның ашавын оештыру, юл мәсьәләләре турында булды. Шулай ук авария хәлендәге иске йортлардан күчерү һәм башка мөрәҗәгатьләр дә тыңланды. Прокурор тарафыннан һәркемнең соравына тиешле аңлатмалар бирелде.
Ришат Шакиров шулай ук тыл ветераны Миннур апа һәм аның тормыш иптәше өченче төркем инвалид Мансур абый Ипатовларның өйләренә барып хәлләрен белде.
Эльвира МӨБАРӘКШИНА тексты һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев