Район прокуроры Кукмараның өченче һәм дүртенче мәктәпләрендә булып кайтты (+Фотолар)
Район прокуроры Ришат Шакиров бүген поселокның өченче һәм дүртенче урта мәктәпләрендә укучылар һәм укытучылар коллективлары белән очрашты. Шулай ук әлеге чарада ветеран прокурор Шамил Фатыйхов, район эчке эшләр бүлегенең ПДН начальнигы Гөлназ Гыйлфетдиновалар да катнашты. Укучылар һәм укытучылар коллективы белән очрашуда прокурор бүгенге көн кадагында булган проблемаларга тукталды, сорауларга җаваплар...
Район прокуроры Ришат Шакиров бүген поселокның өченче һәм дүртенче урта мәктәпләрендә укучылар һәм укытучылар коллективлары белән очрашты. Шулай ук әлеге чарада ветеран прокурор Шамил Фатыйхов, район эчке эшләр бүлегенең ПДН начальнигы Гөлназ Гыйлфетдиновалар да катнашты.
Укучылар һәм укытучылар коллективы белән очрашуда прокурор бүгенге көн кадагында булган проблемаларга тукталды, сорауларга җаваплар бирде.
-Интернет челтәрендә хәзер нинди генә мәгълүмат юк. Яхшысына караганда начары күбрәктер дә әле. Үзләренең эшчәнлекләрен Сүриядә алып баручы "ДАИШ" (Россиядә тыелган "ИГИЛ" төркеменең гарәпчә исеме) террорчылар төркеме вәкилләрен генә алыйк. Алар төрле сайтларда урнаштырылган видеоязмалар, социаль челтәрләрдә теркәлүчеләр белән аралашу нәтиҗәсендә үзләренә яшь буынны җәлеп итәләр. Андый мөрәҗәгатьләр булган очракта һичшиксез кире кагарга, бу хакта өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк, - дип укучыларга мөрәҗәгать итте Ришат Шакиров. - Шулай ук наркотик матдәләр куллануның сәламәтлеккә зыяны хакында да һәрберегез беләдер. Имтиханнар вакытында баш миенең эшчәнлеген яхшырта, дип витамин, дарулар тәкъдим итеп тә наркотик сатарга мөмкиннәр. Алардан да ерак булыгыз.
Мәктәпләрдә патриотик тәрбиягә игътибар арттырылсын иде. Сыйныф сәгатьләрендә өлкән буын вәкилләре белән очрашулар уздыру, аларның сугыш турындагы сөйләүләре шулай ук эзсез калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев