Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Прокуратура

Әнисенә үтерү белән янаган Кукмара кешесе ирегеннән мәхрүм ителгән

Район прокуратурасы Кукмарада яшәүче 42 яшьлек Илдус Фатыйховка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул үтерү белән янау маддәсе буенча гаепле дип танылган иде. Судта ачыкланганча, узган елның 8 ноябрендә, кичке сәгать дүртләр тирәсендә исерек хәлдәге Фатыйхов, әнисенең кисәтүенә ачуы чыгып, аңа үтерү белән яный. Шулай ук...

Район прокуратурасы Кукмарада яшәүче 42 яшьлек Илдус Фатыйховка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул үтерү белән янау маддәсе буенча гаепле дип танылган иде.

Судта ачыкланганча, узган елның 8 ноябрендә, кичке сәгать дүртләр тирәсендә исерек хәлдәге Фатыйхов, әнисенең кисәтүенә ачуы чыгып, аңа үтерү белән яный. Шулай ук ир кеше әнисенең башына, аркасына суга. Зыян күргән ана гариза белән полициягә өмрәҗәгать итә.

Фатыйхов үз гаебен танымады. Суд аны җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәү рәвешендә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Карар үз көченә кермәде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев