Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Прокуратура

Наркотиклар турында алты уйдырма

1.Наркоманнар язмыш тарафыннан сайлана Әлеге уйдырма, мөгаен, иң борынгысыдыр. Аның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Янәсе шаман, каһин (мәҗүсиләрдә дин башлыгы) һәм күрәзәчеләр наркотик матдәләр ярдәмендә өрәк һәм Аллалар белән аралашкан. Әмма наркотик дигән яман чир XIX-XX гасырларда үзенең тамырларын аеруча ныклап җәя. Наркоман каршында ачылган дөньяның ни дәрәҗәдә чынбарлыкка...

1.Наркоманнар язмыш тарафыннан сайлана

Әлеге уйдырма, мөгаен, иң борынгысыдыр. Аның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Янәсе шаман, каһин (мәҗүсиләрдә дин башлыгы) һәм күрәзәчеләр наркотик матдәләр ярдәмендә өрәк һәм Аллалар белән аралашкан. Әмма наркотик дигән яман чир XIX-XX гасырларда үзенең тамырларын аеруча ныклап җәя. Наркоман каршында ачылган дөньяның ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килүе - бәхәсле сорау. Наркотик аңның кабул итүен үзгәртә. Бу хакта онытмаска кирәк.

2. Наркотик аралашырга ярдәм итә, кешеләрне бер-берсенә якынайта

Чынбарлыкта наркоманнарны бары тик наркотик кына берләштерә. Аларга бергәләп чираттагы дозаны табу күпкә җиңелрәк. Монда рухи берләшү турында сүз дә була алмый. Наркоманның дуслары юк, бары тик танышлары гына бар. Әгәр наркоман сезне үзенең дусты дип атый икән, бу вак-төякләр буенча (кәрәзле телефон, берничә йөз сум акча һәм башкалар) кирәк булганга гына.

3.Наркотиклар уңай кәеф булдыруга ярдәм итә

Наркотикларның кәефне күтәрү көче зур. Уңай кәеф булсын өчен ешрак наркотик матдәгә үрелгән кешедә бик тиздән аңа карата бәйлелек барлыкка килә. Наркоман психологик тозакка эләгә. Моннан чыгу бары тик наркотиктан баш тартып, көчле депрессия аша гына мөмкин булачак.

4.Марихуана - җиңел наркотик

Үлемне җиңел һәм авырга аерган шикелле наркотикларны да икегә бүлергә мөмкин. Чыннан да, беренче карашка марихуананың бернинди зыяны юк шикелле. Беренче сынау: тартып карадың, сәер, әмма күңелгә ятышлы хисләр кичердең. Икенче сынау: тарттың, җиңел һәм күңелле булып китте, дөнья салават күпере төсләре сыман матур. Өченче сынау: синең тирә-юньдә бар нәрсә дә үзгәрә башлады, төсләр яктырак күренә, азык тәмлерәк тоела, рәхәтлек эчендә йөзәсең. Әмма көннәрдән-беркөнне кеше үзенең ачулы йөрүен, нидер җитмәвен сизәчәк. Ул бары тик чираттагы кап марихуананы алгач кына үзенә ни җитмәвен аңлый. Әлеге мизгелдән ул марихуана корбанына әверелә.

5.Сырасыз аракы - акчаны җилгә очыру. Наркотиклар белән дә шулай

Бу принцип полинаркомания һәм алкоголизм белән наркомания кушылмасына китерергә мөмкин. Алкоголь һәм наркотиклар ярдәмендә психоактив матдәләрнең тәэсир итү көче арта. Фенозепам белән трамал, сыра яисә аракы белән марихуана, шампан шәрабы һәм амфетамин, гашиш белән героин, героин белән кокаин һәм башка "кыргый" коктейльләр нәкъ менә шуның өчен барлыкка килә дә инде. Көннәрдән беркөнне болар наркоманга тәэсир итми башлый. Димәк, бәйлелек башлана.

6.Аракыдан бәйле булганчы, наркоман булуың яхшырак

Егерменче каттанмы, әллә утызынчы катның тәрәзәсеннән егылып төшү яхшыракмы? Сорау урамда үтеп баручы кешеләргә бирелгәндә, күпләр: "Бөтенләй сикермәскә кирәк", - диячәк. Ә инде: "Наркоман булу яхшымы, әмма аракы колына әверелүме?" - дип сорасаң, сораштыручыларның ышанычлы җавап бирүе күпкә кими, алар уйлана башлый. Чынлап торып карасаң, сорау беренчесе шикелле үк һәм ул тормыш төпкеленә төшеп юкка чыгу белән төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев