Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Прокуратура

Кукмара районы прокуратурасы мәктәп директорын җаваплылыкка тарткан

Белем бирү учреждениесе җитәкчесе балигъ булмаган балаларның эшен оештыруда тиешле нормаларны бозган.

Кукмара районы прокуратурасы балигъ булмаган балаларның хезмәт хокуклары үтәлешен тикшергән. Тикшерү Кукмараның 4 нче урта урта мәктәбендә уздырылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексын бозып, мәктәп территориясендәге үләнне чабуга 12 яшьлек укучы җәлеп ителгән. Ә печәнне ул бензин чалгысы белән чапкан. Ләкин инструкция буенча, 18 яше тулмаган затлар бу коралны кулланырга тиеш түгел.

Моннан тыш, язын белем бирү учреждениесе хакимияте тарафыннан ашыгыч эшләргә балигъ булмаган 30 үсмер җәлеп ителгән. Хезмәт канунын бозып, хезмәт килешүләрендә эш һәм түләү шартлары, шулай ук эш режимы турында мәгълүмат кертелмәгән. Укучылар, шулай ук, эшкә кабул итү һәм хезмәт килешүе вакыты чыканнан соң эштән чыгару турында приказлар белән таныш булмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура Кукмараның 4 нче урта мәктәбе директорына карата административ хокук бозулар турында берничә эш кузгаткан. Бу эшләр Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсенең 4 нче бүлеге (хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган хезмәт канунын һәм башка норматив хокукый актларны бозу) һәм 5.27 маддәсенең 3 нче бүлеге (Россия федераль кануннарында һәм башка норматив хокукый актлардагы хезмәтне саклауның дәүләт норматив таләпләрен бозу) буенча ачылган.

Мәктәп директоры 25 мең сум күләмендә штрафка тартылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев