Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Прокуратура

Кукмара прокуратурасы, зыян күргән Татфондбанк кертемчесен яклап, судка мөрәҗәгать иткән

Тикшерү материаллары белән дәгъва гаризасы Кукмара районы судына карау өчен җибәрелгән. (Казан, 13 март, «Татар-информ»). Кукмара районы прокуратурасы 60 яшьлек инвалид хатын-кызның «Татфондбанк» ГАҖ тарафыннан хокуклары бозылу турындагы гаризасын карады, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Инвалид хатын-кыз 2014 елдан бирле «Татфондбанк» ГАҖ кертемчесе булган. Банк клиентының...

Тикшерү материаллары белән дәгъва гаризасы Кукмара районы судына карау өчен җибәрелгән.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Кукмара районы прокуратурасы 60 яшьлек инвалид хатын-кызның «Татфондбанк» ГАҖ тарафыннан хокуклары бозылу турындагы гаризасын карады, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Инвалид хатын-кыз 2014 елдан бирле «Татфондбанк» ГАҖ кертемчесе булган. Банк клиентының акчаларын аның счетыннан ышанычлы идарә итү максатларында башка юридик зат - «ИК ''ТФБ Финанс''» счетына күчергән. Әмма банк килешү шартларын һәм килеп чыгарга мөмкин булган финанс рискы турында клиентка үз вакытында җиткермәгән. Хатын-кыз банк хезмәткәрләренә ышанган, сәламәтлек торышы аркасында ул үзлектән документлар белән таныша алмаган.

Закон буенча, аңлашылмаучанлык аркасында башкарылган килешүгә карата суд тарафыннан "гамәлдә булмаган" дигән карар чыгарылырга мөмкин.
Кукмара районы прокуратурасы, зыян күрүчене яклау максатыннан, элеккеге килешүләрне юк итү һәм клиентны "Татфондбанк" кертемчесе итеп тануын, Россия банкы күрсәтмәсе нигезендә, аны банкның кертемчеләр каршында үтәлергә тиешле бурычлары реестрына кертүне каравын сорап, судка мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү материаллары белән дәгъва гаризасы Кукмара районы судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев