Туембаш авылы мәдәният йорты «Мәхәллә» иҗади киңлек проекты кысаларында грант откан
Бүгенге көндә әлеге проект буенча ниләр эшләнә? Сорауларыбызга җавап эзләп, Туембаш якларына юл тоттык.
Туембаш авылы мәдәният йорты "Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты«н отты. «Мәхәллә» иҗади киңлек проектының асылы нидән гыйбарәт, бүгенге көндә аның буенча ниләр эшләнә? Сорауларыбызга җавап эзләп, Туембаш якларына юл тоттык.
— 2019 елда капиталь ремонт ясалганнан соң, мәдәният йортыбызда эшләп килүче берләшмә-түгәрәкләргә аеруча «җан» керде. «Оста куллар» берләшмәсен генә алыйк. Анда балалар да, өлкәннәр дә теләп, сөенеп йөри, кул эшләрен үзләштерә, — ди мәдәният йорты мөдире Минзәлия ханым Хафизова. — Моннан берничә ел элек сәнгать җитәкчесе Рәмзия Нигъмәтҗанова белән берлектә фелтинг техникасы нигезендә, ягъни төсле йоннар ярдәмендә киез итеккә бизәк төшерү эшенә алынырга, әлеге шөгыльгә балаларны да өйрәтергә булдык. Әмма кулны шомартмыйча, тәҗрибә тупламыйча гына киез итекне чигү — бик катлаулы эш. Шунлыктан без балаларга чигү техникасын гап-гади, савыт-саба юа торган йомшак губка ярдәмендә өйрәтәбез. Иң элек губкага рәсем ясыйсың, аннары шуңа алдан йомшартылган, үзеңә кирәкле үлчәмдә һәм төстә алынган йонны махсус энә белән рәсем кырыеннан башлап төртеп чигәсең.
Мөдир сүзләренә караганда, мәдәният хезмәткәрләре чималны (төсле йоннар, губка һәм энә) үзләре сатып ала икән.
— Кирәк-яракларны күбрәк интернет кибетләреннән кайтарабыз, очсызрак бәядән сәүдә нокталарында күрсәк, аларны да читләп үтмибез. Без берләшмәгә йөрүче өлкәннәр белән итекләргә төрле матур бизәкләр чигәбез һәм күргәзмәләр, ярминкәләр вакытында аларны тәкъдим итәбез, — ди алар. — Шуны билгеләп үтәсе килә: берләшмәгә даими рәвештә дәресләрдән соң 12дән артык бала килә, җәй көннәрендә 24ләп тә булалар, шундый яратып, күңел биреп шөгыльләнәләр. Аларның омтылышларын, кызыксынуларын күрү — безнең өчен зур шатлык.
Ә менә проект турында аның авторы, район Мәдәният йорты методисты Миләүшә Сәлахова сөйләде:
— 2024 ел башында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы «Мәхәллә» проектлары бәйгесен игълан иткән иде. Кызлар белән конкурсның нигезләмәсен өйрәндек тә бездән булачак, дигән фикергә килдек. Чыннан да, проектыбыз бик яхшы килеп чыкты һәм бәйге җиңүчесе булды, — ди ул. — Проект «Оста куллар» берләшмәсен тагын да киңәйтеп җибәрде һәм бүгенге көндә «Туембаш итекләре» исеме астында үз эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Авылның остабикәләре төсле йоннар белән итек бизәү буенча үзләренең белгәннәрен яшь буынга өйрәтә. Оста куллы ханымнар арасында мәдәният хезмәткәрләре дә бар. Алар районда гына түгел, башкала Сабан туе кебек зур чараларда да күргәзмәләр белән катнашып, мастер-класслар күрсәтәләр, үзләренең осталыкларын еракларга таныталар. Фелтинг техникасы белән итек бизәү эше беренче карашка гына җиңел кебек тоела. Ул — шактый катлаулы, тырышлык та, үҗәтлек тә, иҗадилык та таләп итә торган шөгыль. Шулай ук бу эштә рәсем ясау осталыгы да сорала.
Миләүшә Сәлахова грант акчаларына төсле йоннар, энәләр, чигү өчен махсус машина, мәдәният йортының матди базасын ныгыту максатында, экран белән проектор да кайтачагын билгеләп үтте. Заманча мөмкинлекләр интернеттан алынган мастер-классларны балаларга экраннан күрсәтә алачак һәм әлеге эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен уңышлы булачак.
Гүзәл Нигъмәтҗанова:
— Туембаш мәктәбенең 5 сыйныфында укыйм. «Оста куллар» берләшмәсенә ике ел йөрим. Миңа монда бик ошый. Кызлар белән аралашасың, күп эшкә өйрәнәсең. Бүген мастер-класста губкага ромашка чәчәге төшердем. Матур килеп чыкты.
Илсөяр Халәвиева:
— Без инде күп еллар итек басу эше белән шөгыльләнәбез. Мин түшим, тормыш иптәшем баса. Киез итекләргә төсле йоннар белән рәсем дә чигеп җибәрсәң, ул тагын да күркәм була. Соңгы вакытта яшьләр нәкъ менә чигүле эшләнмәләргә өстенлек бирә. Мәдәният йортында эшләүче берләшмәгә йөреп, балаларга кул эше осталыгының серләрен тапшырабыз, үзебез белгәннәргә өйрәтәбез. Кызлар барысы да тырыш. Әнә бит бүген дә кемдер — чәчәк, кош, ә кемдер йөрәк чикте. Йомшак губкага чигү күпкә җиңел, киез итек, аеруча буялганнары катырак, шунлыктан энә авыр керә. Өйдә кия торган башмаклар йомшак булгач, аларга чигүе күпкә ансат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев