Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Последние новости

Кукмарада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл уеннары буенча ярыш узды

Ярышта Саба, Нократ Аланы һәм Кукмара районы спортчылары көч сынашты.

Кукмараның “Барс-Арена” спорткомплексында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында оештырылган өстәл уеннары буенча турнир узды. Бәйгедә Саба, Нократ Аланы һәм Кукмара районы командалары катнашты. Алар спортның джакколо, новус, шаффлборд, корнхол, кульбуто, бочче дигән төрләрендә көч сынашты.

“Әлеге спорт төре белән кызыксынучылар елдан-ел арта. Безнең егетләр-кызлар өстәл уеннары белән яратып, күңел биреп шөгыльләнәләр, ярышларга йөриләр. Бу чарага килүчеләр ял да итәләр, үзара аралашалар, спорт буенча үзләренең осталыкларын да күрсәтәләр”, - диде район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов.
Өстәл уеннары буенча тренер Дамир Галиәхмәтов сүзләренә караганда, ярышта катнашучылар джакколо, новус, шаффлборд, корнхол, кульбуто, бочче дигән төрләрдә көч сынаша. 

 - “Барс-Арена” спорткомплексында безгә аерым бүлмә бирделәр. Өстәл уеннарын шунда урнаштырдык. Анда атнага өч тапкыр җыелабыз һәм шөгыльләнәбез. Ярышларга барыр алдыннан шөгыльләр аеруча кызу бара, - диде Дамир Галиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев