Югары Чурада мәктәбе укытучысы Андрей Афанасьев: Мәктәптә туризм белән шөгыльләнү өчен шартлар бик яхшы
Андрей Афанасьев туризм белән кечкенәләр һәм зурлар төркемнәрендә шөгыльләнә.
Мәктәпләрдә күңелеңә ошаган эш белән шөгыльләнү өчен нинди генә мөмкинлекләр юк хәзер. Әнә Югары Чурада укучы бер төркем кыз-малайлар туризм түгәрәген сайлаганнар. Укытучылары Андрей Афанасьев – үз эшенең патриоты. Ул 1994 елдан бирле мәктәптә физик тәрбия дәресләре һәм туризм түгәрәге алып бара.
Андрей Николаевич Пермь өлкәсенең Гремячинск шәһәрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Ә аңа дүрт яшь вакытта алар әти-әнисенең туган ягы Югары Чурага кайтып урнашканнар. Андрей Николаевич мәктәпне тәмамлагач, Әлмәттәге физкультура техникумында белем ала, аннары ике ел чик буе гаскәрләрендә армия хезмәте уза. Яшь егет туган мәктәбенә кайтып, хезмәт юлын башлап җибәрә. Шул вакытта Казан дәүләт педагогика университетының физкультура факультетында югары белем ала.
– Беренче сыйныфта укыганда чаңгыда бик начар йөри идем. Шуңа күрә өйрәнер өчен шактый көч түгәргә туры килде. Ә өченче, дүртенче сыйныфларда әлеге спорт төре буенча беренчелеккә чыктым. Әти дә чаңгыда йөрергә яратты, мине үзе белән урманга алып бара иде. Хәтерлим әле: берсендә биш чакрым ара үттек, кайтканда хәлем калмагач, әти чаңгысына таяклар белән бәйләп, мине өстерәтте. Шушы үҗәтлек, тырышлык физкультураны гомерлек һөнәрем итеп сайлавыма этәргеч булгандыр да инде. Хәзерге вакытта әтиемә 85 яшь тулып китте, ул әле дә әкрен генә чаңгыда йөри, – дип сөйләде педагог.
Туризм яңа юнәлеш булмаса да, ул кешеләргә бик таныш түгел. Күп мәктәптә аның белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр юк диярлек. Андрей Николаевич фикеренчә, балаларны туризмга өйрәтү өчен, үзең дә турист булырга кирәк.
– Кукмарада Нурия Закирова “Яшь туристлар станциясе”нең директоры иде. Ул, безне әлеге юнәлешкә тартып китереп, үзенең “авыруын” тапшыргандыр дип уйлыйм. Шуннан бирле эшчәнлегемне туризмнан башка күз алдына китерә алмыйм. Башка спорт төрләрендә тренер балалар эшләгәнне күзәтә, өйрәтә, юнәлеш бирә, ярышларда каланчадан карап утырырга мөмкин. Ә туризмда педагог та укучылары белән бергә булырга тиеш. Элегрәк туризм буенча республика күләмендәге ярышларда катнашу өчен, мәҗбүри рәвештә биш көнлек поход категориясен үтәсе иде. Хәзерге вакытта бу ирекле башкарыла. Ә туризмны спортзалларда үткәрүгә яраклаштыралар, – диде укытучы.
Андрей Афанасьев туризм белән кечкенәләр һәм зурлар төркемнәрендә шөгыльләнә. Бүгенге көндә анда 30 бала йөри. Ирешкән уңышлары да шактый. Кукмара буенча беренче, икенче урыннарны яулыйлар, Татарстан чемпионы исеменә лаек булган укучылары да бар.
– 2005 елдан 2015 елга кадәр Югары Чурада авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкардым. Шул вакыт аралыгында әлеге хезмәттән аерылып торырга туры килде. Яңадан мәктәпкә кайткан елны Тукай районында үткәрелгән ярышта кечкенәләр төркеме белән беренче урынны алдык, – диде ул. – Бүгенге көндә мәктәптә туризм белән шөгыльләнү өчен шартлар бик әйбәт. Бинага ремонт ясалганчы спортзал бик тәбәнәк, биеклеге 4,5 метр гына иде. Төзекләндерү барышында ул җиде метрлы итеп эшләнде. Ә яз-көз айларында урамда шөгыльләнү өчен полигонны үзебез ясадык.
Андрей Николаевич тормыш иптәше Марина белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Полина әтисе юлыннан киткән, бүгенге көндә Казан педагогия көллиятендә белем ала, туризм буенча спорт мастерына кандидат икән. Аларның планнары зурдан: туризм буенча Кукмарадан бердәнбер спорт мастеры Елена Азина призына ярышлар үткәрмәкче булалар.
Андрей Афанасьев педагоглык эшеннән бушаган арада да тик торырга яратмый. Җирле халык аны яхшы кирпеч салучы, мичче, оста итеп агач эшләнмәләре ясаучы буларак та белә. Без аның остаханәсендә булмасак та, бу шөгыле турында да сорашмый кала алмадык.
– Әлеге мавыгуларым яшүсмер вакытларыма барып тоташа. Мәктәптә укыганда юкә агачыннан кашыклар, корабльләр ясый, алар белән төрле конкурсларда катнаша идем. Тора-бара башка осталардан карап, станоклар булдырдым. Зур әйберләрдән иң беренче үзебезнең бакчага декоратив тегермән белән кое ясадым. Әле дә кышкы озын кичләрдә төрле сыннар ясарга яратам, – диде ул. – Ә унынчы сыйныфта укыганда, 1989-1990 елларда авылда мәдәният йорты төзи башладылар. Шул вакытта Казаннан килеп, безне ташчы һөнәренә укыттылар. Аннары сыйныфка аерым прораб билгеләп, янкорма салдык. Шуннан соң кирпеч эше ошап китте, мунчага, мал өенә кечкенә мичләр чыгара башладым. Берәр җирдә мич сүткәннәрен ишетсәм, шунда йөгерә идем. Эчен актарасың, карыйсың, ул вакытларда хәзерге кебек интернет юк, барысын да күреп, тотып карап өйрәнергә туры килде. Бу кызыксынуларым төп хезмәтемә комачау итми, алар миңа ял кебек.
Зәлинә Галиева, 9 сыйныф укучысы:
– Әлеге түгәрәктә өченче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Бик ошый. Башта бераз уңайсыз, авыррак кебек иде, хәзер ияләндем. Кыш көне без спортзалда шөгыльләнәбез, чаңгыда йөрибез, ә язын урамдагы мәйданчыкка чыгабыз. Төрле ярышларда катнашабыз, югары уңышларга ирешәбез. Туризм түгәрәге безне рухи яктан көчле булырга өйрәтә, үҗәтлек хисләре тәрбияли. Укытучыбыз да бик әйбәт, ул безгә һәрвакыт булыша, теләктәшлек күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев