Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшелләнгән бәрәңгедән сак булыгыз

Кайбер хуҗабикәләр, бәрәңге бүлбесенең яшелләнә башлаган урынын кисеп ташласаң, ашарга ярый дип уйлый...

Бәрәңгенең яшелләнгән өлешендә агулы алкалоид – соланин бар. Бу матдәне беренче тапкыр 1820 елда ачалар, әмма ул чакта сабакларын, яфракларын һәм яшел бәрәңге бүлбеләрен инсектицидлар ясау өчен кулланганнар. Галимнәр яшелләнгән бәрәңге үсентеләре зарарлы бөҗәкләргә каршы көчле чара булуын да ачыклаган. Нәкъ шул вакытта яшелләнгән бәрәңгенең ашарга яраксыз булуын төшенәләр. Андагы соланин кеше организмын агулый, нерв системасын какшата, эритроцитларның таркалуына, аларны юк итүгә китерә, ашкайнату системасын боза, күрү сәләтен начарайта, тән температурасын күтәрә.Кайбер хуҗабикәләр, бәрәңге бүлбесенең яшелләнә башлаган урынын кисеп ташласаң, ашарга ярый дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Яшелләнә башлаган бәрәңгене бөтенләй ашарга ярамый. Хәтта яшел бәрәңге малларны да агуларга мөмкин. Малларга ашаткан вакытта яшел өлешен кисеп ташларга кирәк.
Бәрәңгене базда саклау вакытында җылылык һәм яктылык режимын саклау бик мөһим, дтп яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X