29 декабрь 2017 яңалыклары
-
“Җиде кат үлчә, бер кат кис” (Түгәрәк өстәл артында сөйләшү)
Яшьләрне тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандыру, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан Тат. Тулба авылында студент яшьләр белән "Җиде кат үлчә, бер кат кис" дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды. Яшьләргә теләк шул: әти-әниләрегезнең сезне кеше итү өчен түккән көчләрен, аларның изге теләкләрен аклагыз!...
-
Кәркәүч мәдәният йортында Чәй бәйрәме үткәрелде
Күркәүч мәдәният йортында "Чәйләребез тәмле, көннәребез ямьле" дигән чәй бәйрәме гөрләп үтте.
-
Кукмара шәһәрендә Яңа ел бәйрәме чаралары (программа)
Яр буенда (Җиңү Паркы каршында) 30 декабрь 9.30 -13.00 - "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе 31 декабрь 19.00-23.30 - "Яңа елны каршылау" мәдәни-күңел ачу программасы 31 декабрь 22.00 - Яңа ел салюты Көн саен 7 гыйнварга кадәр 19.00-22.00 - Кичке Яңа ел мәдәни-күңел ачу программасы 05 гыйнвар 10.00 - Кукмара балалар сәнгать...
-
Фото: Кукмара районында ике чит ил автомобиле бәрелешкән
Һәлакәт булган урында 117нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре эшләгән.
-
Фото: Югары Өскебаш авылы мәктәбендә Чыршы бәйрәме үткәрелде
Югары Өскебаш башлангыч мәктәбендә "Яңа ел биштәре" дигән чыршы бәйрәме үткәрелде.
-
Иртәгә “Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе узачак
30 декабрь, 09.30-13.00 сәгатьләрдә Яр буенда (Җиңү Паркы каршында) "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе була. Рәхим итегез!
-
Фоторепортаж: Крестьян-фермер хуҗалык җитәкчеләренең очрашуы үткәрелде
Үткән атнада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан крестьян-фермер хуҗалыклары рәисе Камияр Байтимеров катнашында крестьян-фермер хуҗалык җитәкчеләренең очрашуы үткәрелде. Анда үткән елга нәтиҗә ясалды, киләчәккә максатлар билгеләнде. Бер төркем фермерларга республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Кукмара районы башлыгының, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең мактау грамоталары, крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясенең Рәхмәт...
-
Фото: “Игенче Плюс” җәмгыятендә семинар булды
"Игенче Плюс" җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар Зур Сәрдекнең техника паркында булдылар, фермасында мал торакларын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар. Ризилә КОРБАНОВА, автор фотолары
-
2017 елда республика торак пунктларының 373 урамында юлларга таш түшәлде
Быел юлларга таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән.