9 июль 2015 яңалыклары
-
Америкада Татарстаннан килгән полиция хезмәткәрен кулга алганнар
29 яшьлек егетне кибеттән кием урлауда гаеплиләр. Руслан Ризаев - Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре. Ул Америкада уза торган ярышларда Татарстан командасын яклап катнаша. Руслан кибеттә сакчылар белән сүзгә кереп, аны тоткарлыйлар. Урлашуда гаеплиләр. Тикшерү уздырганнан соң, якташыбызның гаепсез булуы ачыклана. Ләкин аңа тел белмәгән өчен штраф салалар. чыганак: http://intertat.ru фото:...
-
“Бердәм Россия” Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентлыгына кандидат итеп тәкъдим итте
4 июльдә "Бердәм Россия"нең региональ бүлеге конференциясендә партия Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты постына кандидат итеп тәкъдим итте. Республика Лидеры кандидатурасы өчен делегатларның 99 проценты тавыш бирде. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=744.1jd61hsGr-
-
Кан басымын дәвалау мөмкинме?
Кан басымы уйнаудан зарланмаган кеше бик сирәктер ул. Көчле баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, күз аллары караңгылану, йөрәк тибеше ешаю, колаклар шаулау - нинди генә төрләрдә үзен күрсәтми ул! Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, җир шарындагы бар халыкның 30 проценты диярлек гипертония, ягъни югары кан басымыннан тилмерә икән. Әлеге авыруны...
-
"Кара" пәнҗешәмбе: авариядә берьюлы дүрт кеше үлгән
Бүген төнге икеләр тирәсендә Яңа Чишмә районында ике машина бәрелешкән. Үлүчеләр бар. 54 яшьлек «Мазда СХ-5» машинасының йөртүчесе "Опель Антара"га юл бирми. Нәтиҗәдә алар бәрелешә. Ике йөртүче һәм "Опель Антара"ның 58 яшьлек пассажиры белән "Мазда"дагы 49 яшьлек ханым шунда ук җан бирәләр. Калганнар исә авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. "Опель" машинасында...
-
Иртәгә Кукмарада һава температурасы +29га менәчәк
Һава торышы гел үзгәреп торгангамы, синоптикларның фаразы да үзгәрүчән. Яхшыга үзгәрсә, бик әйбәт анысы. Салкынча һава озакка сузылыр, дип куркытканнар иде бит башта. Яңа фараз буенча иртәгә көндез җылылык 29 градуска кадәр күтәреләчәк. Иртән исә бераз яңгыр, яшен көтелә. Шушындый җылы көннәр саклансын иде инде. Кыска гына җәйне бер дә...
-
Әни дә бар, әби дә бар, әти юк...
Телевизор карап утырганда, бер мәзәк искә төште. Бер малай ишегалдында йөри, балконнан бер ир тавышы: - Улым, ашарга кер! - Хәзер, әти, керәм. - Мин әти түгел, мин әни! Малай үзалдында мыгырдана: «Шайтан аерсынмыни сез «зәңгәр»ләрне... Америкада бер җенесле адәмнәрнең никахларын теркәүне алга китеш һәм зур демократик казаныш итеп кабул...
-
Селфи ясаучыларга полиция киңәшләре
Россия Эчке эшләр министрлыгы селфи ясарга яратучыларга киңәшләр бастырып чыгарды. Соңгы вакытта, селфи ясыйм дип, һәлак булучылар саны арта. Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. чыганак: http://tuylar.ru
-
Фитра, фидия, зәкәт күләме күпме булырга тиеш?
Фитра, фидия, зәкәт Рамазан аенда фитра садакасын бирү - шәригать күрсәтмәләренең берседер. Мөселманнар бу садаканы, гадәттә, ай ахырындарак - Ураза гаете алдыннан тапшыра. Ошбу садаканы мохтаҗлык кичерүчеләргә, ишле гаиләләргә һәм башка шундый төр кешеләргә тапшыралар. Быел фитра садакасының минималь күләме 100 сум дип (арпа бәясеннән) билгеләнде. Байлыгы булган хәлле кешеләр...
-
Олыяз мәктәбе грант отты
Белем бирү учреждениеләренең эзләнү отрядларына һәм мәктәп музейлары советларына ярдәм итү буенча үткәрелгән республика конкурсында Олыяз мәктәбе грант отты.
-
Сабын куыклары парадын күрәсең киләме, сәгать янына ашык!
12 июльдә 13.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамындагы сәгать янында сабын куыклары парады булачак. Бу чара бәхетле, ирекле, шат кешеләрнең фестивале буларак үткәрелә. Биредә теләгән һәркем катнашып, сабын куыгын өреп кабарта ала. Үзең белән сабын суы алып килергә кирәк, дип хәбәр итә news.mail.ru сайты. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Кукмарада 109 исерек шофер правасыз калган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның алты аенда инспекторлар тарафыннан 109 исерек шофер тоткарланган, тиешле тизлекне сакламаган өчен - 1449, ә юлның каршы як полосасына чыгып хәрәкәт иткән өчен 47 шоферга беркетмә төзелгән. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=743.ASVpG_Rce6jXH6s5vY-
-
Зур Кукмарада “зебра”лар бар (+Фото)
Шушы көннәрдә Зур Кукмара авылының Мәктәп һәм Ленин урамнарындагы юлларда "зебра"лар барлыкка килде. Мәдәният йорты һәм Зур Кукмара авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән алты урында җәяүлеләр өчен юл полосалары - "зебра"лар ясалачак. Сары һәм ак төсләрдә чиратлаштырып буялган полосалар автомобиль йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә әллә каян күренеп тора.