Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 20 февраль 2015 яңалыклары

    • 20 февраль 2015 - 13:02
      Нырьяда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган музыкаль кичә булды (+фото)
      Анда моңлы, милли җырлар белән сугыш елларының дәһшәте үрелеп барды. Кичәдә ветераннар Советы рәисе Васильев Иван Викторович та эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук йөрәк түренә үтеп керерлек театраль күренеш барлык халыкның күңеленә хуш килде. Анда сугыш чорының тетрәндергеч чынбарлыгы сурәтләнде. Кичә бик эчтәлекле һәм милли үзенчәлекләргә бай булды.
      291
      0
      0
    • 20 февраль 2015 - 11:59
      Кеше күзенә карап, капка шакырга язмасын
      "Хезмәт даны" газетасының үткән саннарының берсендә Манзарас авылында яшәүче бер ханым: "Хәер сораучылар күбәйде. Пенәгәрдә өч өй янды дип тә ярдәм сорап йөрделәр", - дип зарланып язган иде. Әйе, Иске Пенәгәрдә өч йорт янып көлгә әйләнде. Яланаяк салкын кар өстендә басып торган балаларны күреп, үзебезнең дә йөрәкләр елады. Өч гаиләнең...
      310
      0
      0
    • 20 февраль 2015 - 10:56
      Гасыр фаҗигасе онытылмасын
      Серләре ачылган архив документларына караганда, Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиянең 5 миллионнан артык солдаты һәм офицерлары әсирлеккә төшкән. Бер миллион ярымга якынын Германиягә, махсус лагерьларга алып киткәннәр. Аларның күпчелеге ачлыктан, авырулардан, көч җитмәстәй эштән үлгән, күбесе качарга теләгән яисә каршылык күрсәткән яки буйсынмаган өчен җәзалап үтерелгән. Түбән Саксониянең (үзәге...
      285
      0
      0
    • 20 февраль 2015 - 09:59
      Кайбер автобус шоферлары барлык тукталышларда да туктамый
      Автобусларның хәрәкәте, гомумән, автобус шоферларыннан зарланып әйтелгән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бер танышым да малаеның мәктәпкә барганда, кайтканда тукталышларда төшә алмый калуы турында еш әйтә. Мәктәп укучысын шоферлар күрмиләр һәм туктап тормый гына үтеп китәләр икән. Ә менә биш сум акчасын сумкасыннан таба алмый интеккәч, кондуктор бик әйбәтләп кенә...
      271
      0
      0
    • 20 февраль 2015 - 08:10
      “Зилант”та өстәл теннисы буенча район ачык беренчелеге узды
      "Зилант" спорткомплексының уен залында 1997 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында өстәл теннисы буенча район ачык беренчелеге үтте. Кызлар арасында Захидә Маннапова - беренче, Әминә Тимерова (Зур Сәрдек гимназиясе) - икенче, Алинә Шәфигуллина (күппрофильле лицей) өченче урынны яуладылар. Малайлардан Булат Каюмов (Арбаш) - җиңүче, Булат Гадиатуллин (беренче гимназия), Рүзәл Мортазин...
      646
      0
      0
    • 20 февраль 2015 - 06:50
      Агачның теле генә юк
      1950 еллар. Үсмер чагым. Әти сугыштан кайтмады. Миңа шушы яшемдә җимерекләр турында уйларга туры килде. Нәрсәгә тотынсам, шул юк. Аварга җиткән капка баганалары череп беткән, өсте салам белән капланган лапас, дивары яртылаш җиргә сеңгән сыер сарае бар. Өй түбәбез, җил чыкса, гармун телләре кебек шалтыр-шолтыр килеп тора. Такталары череп, кадакларыннан...
      361
      0
      0
    • 20 февраль 2015 - 05:44
      Якташыбыз Наумир Сәмигуллин өчен быел икеләтә бәйрәм
      Быел Яз безгә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын алып киләчәк. Без 70 ел инде көнне тыныч күк, якты кояш белән башлыйбыз. Сугыш еллары артта кала бара. Тарих аны үзенең елъязмасына теркәп куйды.Ләкин бу көн күпләрнең хәтерендә мәңге саклана. Олы ихтирамга лаеклы истәлекләре белән безнең дә данлы якташыбыз бар - ул ветеран...
      307
      0
      0
    • 20 февраль 2015 - 04:28
      26 февральдән 7 мартка кадәр район газетасына очсызрак бәядән языла аласыз
      Газета укучылар игътибарына! 26 февральдән 7 мартка кадәр "Татарстан почтасы" подписчиклар ункөнлеге үткәрә. Бу чорда сез "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына быелның икенче яртыеллыгы өчен 413 сум 40 тиеннән языла аласыз. Ташламалы бәядән район газетасына язылып калырга тырышыгыз. Исегезгә төшерәбез: "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына өстәп, ел дәвамында сезгә...
      242
      0
      0
    Реклама