18 октябрь 2014 яңалыклары
-
Аздан да күңел була
Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үтү безнең авыл җирлегендә күркәм гадәткә әйләнеп китте. Быел да октябрь ае башында Күкшел һәм Мәчкәрә авылларында бик күңелле, истә калырлык итеп әби-бабайларыбызны кунак иттеләр. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Габделбәр Баязитов ярдәме белән клуб, китапханә авыл җирлеге хезмәткәрләре мәдәният йортында мул итеп чәй табыны әзерләделәр. Өлкән буын...
-
Ак халаты килешеп тора
Тумышы белән Саба районы Явлаштау авылы кызы Мәфрүзә Сабирҗанова район үзәк дәваханәсенең процедура кабинетында инде шактый еллар шәфкать туташы булып эшли. Үз эшенең остасы, тынгысыз, кече күңелле, тырыш Мәфрүзәне күпләр хөрмәт итә. Ул һәркемне елмаеп каршы ала, авырган кешенең хәленә керә белә. Йомшак куллары белән укол ясаганын сизмичә дә каласың....
-
Подписка өчен - айпад
Газета-журналларга язылу кампаниясен җанландыру максатыннан, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте дә конкурслар тәкъдим итте. Әлеге бәйгедә төп призга - айпадка "ТАТМЕДИА" җәмгыяте карамагындагы газета-журналларга иң күп язылган кеше (чекларның гомуми суммасы исәпкә алына) ия булачак. Өстәмә бүләкләр - өч фотоаппарат иң күп язылучыларга биреләчәк. Ә 50 кызыксындыру призлары "ТАТМЕДИА"га квитанцияле хатларны...
-
Кем белә?
Йөрәк авыртканда, кан басымыннан интеккәндә үлгән кортлардан ясалган төнәтмә куллану ярдәм итә, дип ишеткән идем. Аны ничек ясыйлар һәм кулланалар икән. Шул хакта хәбәр итүче булса, бик рәхмәтле булыр идем. Михаил ГАВРИЛОВ, Кукмара поселогы Редакциядән: 2-65-59, 2-65-60 телефоннарына шалтыратып, белгәннәрегез белән уртаклаша аласыз. фото: http://programlesson.net/page/26