25 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Ислам яхшылыкка чакыра
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: "Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер". Мөхтәрәм дин кардәшләрем, игътибар итегез әле: Раббыбыз мөселманнарны үзебезгә, гаиләбезгә, динебезгә, илебезгә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата, аның...
-
Кукмарада гражданнар оборонасы сигналы биреләчәк
Россия Федерациясе хөкүмәтенең йөкләмәсе нигезендә агымдагы елның октябрь башында җирле үзидарә һәм оешмалар белән гражданлык оборонасы буенча Бөтенроссия күнегүләре уздырылачак. Күнегүләр барышында хәбәр итү системасын тикшерү, идарә органнарына һәм халыкка төрле техник чаралар, сиреналар һәм радио аша укыту сигналларын җиткерү, оешмаларда һәм белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда...
-
Корбан Гаете бәйрәмендә ял итү көннәре
Мөселманнар өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан Гаете быел 4 октябрь - шимбә көнгә туры килә. Шуңа күрә өстәмә ял көне дүшәмбегә күчерелә. Ләкин өч көнлек ял биш көн эшләүчеләргә генә кагыла. фото: http://kritka.net/vsiachina/18538-kurban-bayram-v-2012-godu-otmetyat-25-i-26-oktyabrya-pozdravleniya-nachalo-prazdnika.html
-
Акчамы, бушка дарумы?
Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, бүгенге көндә районда 7723 инвалидның 6627се, ягъни 86 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аны акчалата алуны хуп күргән. Югыйсә, зур сумма турында сүз бармый: айга 881 сум 63 тиен. Ә 5992 инвалид социаль пакетның дарулар өчен түләнә торган 679,05 сумын акчалата ала. Сау-сәламәт...