Район Мәдәният йортында "Балкыш" фестивале узды
Ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" III республика фестивале кысаларындагы зона концертлары быел янә, ягъни өченче тапкыр Кукмара мәдәният йортында узды. Әлеге зур колачлы чарада Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнары үзешчәннәре катнашты. Афәрин, ветераннар елларга бирешми: җыр-моң чишмәләре саекмый, дәртле биюләре белән дә сокландыралар, нәфис сүзгә дә оста үзләре. Чыгышларда,...