27 октябрь 2013 яңалыклары
-
Районыбызда Чыңгыз Айтматовка багышланган конференцияләр дәвам итә
Районыбызның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укучылары Казанда Чыңгыз Айтматовның 85 еллыгына багышлап үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә булып кайтты. Анда Мәскәүдән һәм Кыргызстан Республикасыннан фән эшлеклеләре, язучылар белән очрашу булды. Бүген исә укытучылар районыбызның күппрофильле лицеена җыйналды, Чыңгыз Айтматовка багышланган конференция эшендә катнашты. Анда "Бүгенге дөньяда толерантлык факторы буларак...
-
Экономияле ремонт ясарга теләүчеләргә берничә киңәш
Өйне яки фатирны ремонтлау һәм бизәү эшләрен акчаны артык күп түкмичә генә дә башкарып чыгарга була. Бер үк төзелеш материаллары төрле кибеттә төрле бәядән сатыла. Аларның бәяләрен иренмичә чагыштырырга гына кирәк. Төзелеш материаллары сатылучы базарлар булуын да исегездән чыгармагыз. Гадәттә, анда бәяләр сизелерлек арзан була. Кибетнең үзендә склад булу-булмавы турында...
-
Яңгыр циклоны Кукмарадан китәргә җыенмый
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, Кукмарада киләсе атнада да яңгырлар явуы ихтимал. Һава температурасы +7, +9 градус җылы. Сишәмбегә җылылык 10 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Һава торышы нинди булуга да карамастан, кәфләрегез күтәренке булсын! фото: http://heavenofhellen.livejournal.com/
-
Мәктәпкә бию түгәрәгенә киткән җирдән юкка чыккан укучы кыз табылган
22 октябрьдә Түбән Мактама поселогында югалган кызны бер атнага якын эзләгәннәр иде. Аны эзләүгә Әлмәт районы буенча Эчке эшләр бүлегенең барлык шәхси составы, волонтерлар, студентлар алынды, дип хәбәр итә ProKazan.ru порталы. Укучы бала табылган, ул исән-сау, өендә. Фото: http://news.prokazan.ru/news/view/85063
-
Кукмараның элеккеге комсомол җитәкчеләре ВЛКСМның юбилеен билгеләп үтте
Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан 500дән артык элеккеге комсомол оешмасы җитәкчеләре Казанның "Корстан" күңел ачу комплексында ВЛКСМның 95 еллыгын билгеләп үттеләр. Анда районыбыздан да элек комсомол комитетын җитәкләгән, аннан халык хуҗалыгының башка тармакларында эшләгән вәкилләр катнашты. фото: http://www.lvkgmu.ru/page1989.html