5 декабрь 2015 яңалыклары
-
Җырчы Лилиана Ирназарова балалар кафесы ача
Җырчы Лилиана Ирназарованың бер үзенчәлекле ягы бар: ул үзендә булган бөтен потенциалны дөрес юнәлештә куллана белә. Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә аның балалар өчен ачылган театр-студиясе уңышлы гына эшләп килә. Тырыш һәм уңган Лилиана хәзерге вакытта шушы студия янында балалар өчен кафе ачу белән мәшгуль. - Лилиана, ничәнче кафеңны ачып йөрисең? Дүртөйледә...
-
Әтиләргә...декрет ялы?
Тиздән Русиядә аталарны да декрет ялына җибәрә башламакчылар. Социаль һәм хезмәт хокуклары үзәге тәкъдим иткән документ буенча, өч еллык декрет ялын өч өлешкә бүлергә кирәк - әниләр вакыты, әтиләр вакыты. Ә өченче өлештә бала белән кем утырачагын гаилә үзе хәл итәчәк. Әлеге документны әзерләүче чиновниклар фикеренчә, аталарга декрет ялы бирү...
-
Үксеп-үксеп кемдер елады
Тормыш - бер мизгел, бүген кеше исән булса, ә иртәгә ул мәңгегә күзләрен йомып, бакый дөньяга күчәргә мөмкин. Әмма аларны сагыну хисе, еллар үтсә дә, тынгылык бирми. Алар белән бәйле истәлекләр әледән-әлеге хәтергә төшеп, йөрәктәге яраларны яңартып тора. ...Менә бабамнарның аш бүлмәсе. Тезелешеп утырып, туган апабыз - Рәсимә апа биргән...
-
Кукмараның волейболчы кызлары ярышта беренчелекне алды
Буада 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Беренчелеге үтте. "Зилант" спорт мәктәбендә тренер Наилә Хәбибуллина кул астында шөгыльләнүче кызлар анда беренчелекне яулады.
-
Өч егет яшь кызны көчләүдә шикләнелә
РФ Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан 18 яшьлек Наил Низамов, 20 яшьлек Ришат Саләхетдинов һәм аларның 17 яшьлек танышына карата җинаять эше кузгатылган. Алар РФ Җинаять кодексының 131 неч маддәсе 3 нче бүлеге "а" пунктына туры килгән җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, быелның 25 августына каршы төндә 17 яшьлек...
-
Безгә участок терапевты Валентина Бектина кирәк, диләр үрәсбашлылар
Ни өчен безнең Үрәсбаш участогы терапевтын гел алмаштыралар икән? Инде терапевт Валентина Бектинаны куйгач, бик сөенгән идек. Дару белән генә түгел, үзенең җылы сүзләре, киңәшләре белән дәвалый иде ул. Ә хәзер без бер табибтан икенче табибка йөрергә мәҗбүрбез. Ни өчен шулай ул? Үзебезнең участок терапевты Валентина Бектина һәм шәфкать туташы...
-
Кукмарада юл фаҗигасендә 9 кеше зыян күргән
Кичә, сәгать 15.20ләр тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән юлының 8нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. "Узып китү тыела" дигән юл билгесенә игътибар итмичә юлның каршы як полосасына чыккан чит ил автомобиле шоферы берьюлы ике автомобиль белән бәрелешә. Нәтиҗәдә әлеге автомобильнең биш кешесе (икесе балигъ булмаган), ә...
-
Кукмарада балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбиячене ачыкладылар (+Фоторепортаж)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" дигән республика бәйгесенең район туры уздырылу турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде. Алар беренче турда балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча башкарган хезмәтләрен тәкъдим...
-
Янгынга каршы режим кертелә
ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанда 2015 елның 15 декабреннән 2016 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы режим кертелә. Әлеге карар яңа елны бәйрәм итү чараларын, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик шәхесләрнең милеген, дәүләт яисә муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән махсус кабул ителде. Бу режим...
-
Кукмарага салкыннар килергә ашыкмый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 5 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак, кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Юлларда - бозлавык. Уртача һава температурасы төнлә - 2-7 градус салкын булачак. Көндез исә 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкынайта.