фото

Кукмарада новус буенча Россия Кубогының бишенче этабы узды

Ярышларда Татарстан, Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Пермь шәһәрләреннән новус осталары катнашты.

Новус - төгәллек, игътибарлылык һәм җитезлекне таләп итә торган өстәл уены. Аның үзенчәлеге шунда: ул төрле яшьтәге һәм төрле физик мөмкинлекләргә ия кешеләр өчен дә кызыклы спорт төре. Шуңа күрә новус районда да елдан-ел популярлаша бара.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

 

Нет комментариев