Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Заманга яраклашып

Текстиль һәм җиңел промышленность хезмәткәрләре көне ел саен сабан бәйрәме - Сабантуй белән бер вакытка туры килә. Бу юкка гына туры килү түгел. Авыл хезмәтчәннәре басу-кырларда мул уңыш өчен көрәшкән шикелле үк, җиңел промышленность хезмәткәрләре дә Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керү шартларында сату базарын саклап калу өчен тырыша.

"Кукмара тегү фабрикасы" ачык акционерлык җәмгыяте финанс кризислары аша планлы социалистик производствоның барлык этапларын үтеп, заманча производствога әверелде. "Хыял" сәүдә маркалы һәм "Фантазия" балалар линиясе продукцияләре Татарстан Республикасында һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә зур сорау белән файдаланыла.
Көндәшлелеккә сәләтле продукция чыгару һәм хезмәт производствосын күтәрү максатыннан, 2011 елда тегү участогында универсаль һәм махсус җиһазлар тулысынча алыштырылган ике агым линиясе модернизацияләнде. Эшләнмәләрнең дизайнын яхшырту өчен Тайваньнан "Веta Maхi" фирмасының термопрессы сатып алынды һәм производствога кертелде.
2012 елның 5 аена 43300 мең сумлык продуция җитештерелде, бу узган елның шушы чорына 113,6 процентны тәшкил итә. Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше 112,6 процентка җитте. 60 модель тегелде, шуларның 30ы - яңа модельләр. Киемнәрнең язгы коллекциясе тегелеп, предприятиенең фирма кибетенә куелды. Яңа "Көз-кыш 2012-2013" балалар коллекциясе тегелә башлады. Әлеге күрсәткечләргә техник яктан яңартылу, яңа технологияләрне үзләштерү һәм барлык производство подразделениеләрендә эшләүчеләрнең югары һөнәри осталыклары нигезендә ирешелә.
Предприятиедә сату базарын киңәйтү буенча һәрдаим эш алып барыла. Әйтик, 2012 елда предприятие белгечләре февраль аенда Мәскәүдә үткән текстиль һәм җиңел промышленность товарлары һәм җиһазларының Федераль күпләп сату ярминкәсендә, Кемерово шәһәрендә узган "Сибопторг" махсуслашкан күргәзмә-ярминкәдә катнаштылар. Ярминкә нәтиҗәләре буенча предприятие "Яз-2012" яңа балалар коллекциясеннән иң яхшы экспонат куйган өчен Себер сәүдә форумының Алтын медале һәм беренче дәрәҗәле дипломы белән бүләкләнде. Быел шулай ук Түбән Новгород, Новосибирск, Мәскәү шәһәрләрендә үтәчәк күргәзмә-ярминкәләрдә катнашу планлаштырыла.
Маркетинг бүлеге белгечләре башка төбәкләргә чыгып та сату базарын актив рәвештә өйрәнәләр. Предприятие вәкилләре Пермь, Ижау, Магнитогорск, Воронеж шәһәрләрендә, Башкортостан Респубикасы районнарында булдылар. Екатеринбург һәм Омск шәһәрләренә бару көтелә.
Предприятие эшчеләре һәм белгечләре бай тәҗрибәгә һәм югары сыйфатлы әзерлеккә ия. Һөнәри яктан оста һәм компетентлы булганлыктан, белгечләребезне республика дәрәҗәсендә үтә торган конкурсларга чакыралар. 12 апрельдә Мөселманнарның Дини Идарәсендә хаҗ кылучылар өчен кием үрнәкләре эшләү буенча конкурс үткәрелде. Безнең белгечләр коллекцияләргә технологик, дизайн ягыннан бәя бирү өчен экспертлар буларак чакырылды.
Предприятиедә 259 кеше эшли һәм алар барысы да профсоюз әгъзалары булып тора. Бүгенге көндә профсоюз - предприятие администрациясе белән берлектә хезмәтне, көнкүрешне саклау, оештыру, хезмәт ияләренең сәламәтлекләрен яхшырту һәм башка социаль мәсьәләләр буенча шөгыльләнүче бердәнбер оешма булып тора. Предприятие коллективы тотрыклы, хезмәт хакы вакытында биреп барыла.
2012 елның гыйнвар аена 193 эш урыны аттестацияләнде. Предприятие эшчеләре даими медицина тикшеренүләре үтәләр, махсус кием, аяк киеме, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәләр. 2011 елда предприятиедә хезмәтне саклау буенча чаралар өчен 500 мең сум акча бүлеп бирелде.
Һөнәри бәйрәм - Текстиль һәм җиңел промышленность хезмәткәрләре көне алдыннан намуслы хезмәтләре өчен алдынгыларны предприятиенең мактау грамоталары белән бүләкләү матур традициягә әверелде.
Предприятиенең администрациясе һәм профсоюз комитеты үзенең коллективын һәм Кукмара киез-итек киез комбинатында, мех фабрикасында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәм белән тәбрик итә. Барлык хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU