Язучы Нәбирә Гыйматдинова Кукмарага очрашуга килде
Район Мәдәният йортында 18 китап авторы, үзенең әсәрләре белән укучыларда халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяткан, "Ел китабы" номинациясендә күп тапкырлар беренче урынны алган язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу булды.
Студент елларында Нәбирә апаның "Сихерче" китабын кулдан-кулга йөртеп бөтен курсның укып чыгуы әле һаман истә. Мәҗбүри рәвештә үзләштерелергә тиешле әсәрләрне бер...