Районыбызның көрәшчеләр командасы республика беренчелегендә өченче урынны алды
Яр Чаллы шәһәренең "Витязь" спорткомплексында 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призына татарча көрәш буенча республика беренчелеге узды. Әлеге бәйгедә кукмаралылар Мамадыш һәм Яр Чаллы командаларын гына алга үткәреп, призлы III урынны яуладылар. Югары Казаклар авылы егете Ринат Дәүләтшин (тренеры Илсур Нәҗмиев) югары үлчәү авырлыгында I урынны яулауга иреште....